«Үз телем» бәйгесенә гаризалар кабул ителә: приз фонды — 5 миллион сум
«Үз телем» бәйгесенә гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә.
Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитеты аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Айсылу Лерон искәртте.
«Әлеге бәйгедә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге рус, башкорт, удмурт, мордва, чуваш, мари яшьләре катнаша ала. Алар, үз телләрен үстерүгә багышланган проектларын тәкъдим итеп, аларны жюри каршында якларга тиеш була. Әгәр проектлар яхшы дип табылса, финанслау булачак. Ел ахырына кадәр җиңүчеләр проектны тормышка ашыру мөмкинлегенә ия», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.
«Үз телем» бәйгесендә катнашу өчен 30 июньгә кадәр yztelem@gmail. com электрон адресына гариза юлларга кирәк. Гаризада шәхси мәгълүматлар, уку/эш урыны, проектның тасфирламасы һәм якынча сметасы күрсәтелергә тиеш. Бәйгенең тулы шартлары һәм нигезләмәсе белән Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегенең https://vk. com/millikznru рәсми төркемендә танышырга була.
2026 елда бәйгенең гомуми приз фонды — биш миллион сум.
Катнашучыларга туган телләрне өйрәнүгә һәм милли мәдәниятләрне үстерүгә юнәлдерелгән заманча һәм үзенчәлекле проектлар эшләргә тәкъдим ителә. Болар кызыклы китаплар, комикслар, мобиль кушымталар, подкастлар, видеопроектлар, спектакльләр, музыкаль тәкъдимнәр һәм башка форматлар булырга мөмкин.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев