Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борындыклар язгы ташуны шатланып каршы ала?

Борындык халкы язгы ташуны чиксез дулкынлану һәм зур әзерлек белән каршы ала. Зөя елгасында суның кискен күтәрелүе күзәтелмәсә дә, борындыклылар көтелмәгән хәлләргә әзер тора.

Олы юлдан узган машина йөртүчеләр әлеге авыл тирәсенә җәелгән суга игътибар итми калмагандыр. Баксаң, урамнарга, бәрәңге бакчаларына су керүе - Борындык өчен гадәти хәл икән. Иң мөһиме - өйләргә кермәве, зыян салмавы. Авыл урамыннан үтеп, танышым, клуб мөдире Ләлә Ярхәмовалар капкасын ачтым. Хуҗаларның тавышы ачык келәт ишегеннән яңгырый. Тормыш иптәше белән икмәк капчыкларын югарырак күтәреп урнаштырулары икән.


- Суның авылга кермәвен беләбез, тик, сакланганны саклармын, дигәнме әле? Без язгы ташуны шулай әзерлек белән каршыларга күнеккән инде. Зөядә бүген-иртәгә боз китәчәк дип көтәбез, әллә ни куркыныч тудырмас кебек, - дип, аңлатуны кирәк дип тапты Ләлә апа.

- Ничек инде куркыныч тудырмый, юл буйларына су җәелгән бит! - дим, аптырап.

Ләлә апа, елмаеп, дәвам итте:
- Борындык өчен мондый гына су пүчтәк лә ул! 1979 елдагыгы, менә ичмасам, су басу иде! Чормага менеп, коймак пешереп ашавыбыз мин - урта класс баласының күңелендә күңелле бер хатирә булып саклана. Дөресен әйткәндә, язгы ташуга шат кына без. Бер елны, исемдә, ул бөтенләй булмады. "Иии, быел ташу да юк, нинди яз инде бу - ташусыз-нисез?!" - дип йөрүчеләр байтак иде. Ташуга әзерләнү, аны көтеп алу - авылдагыларның бер традициясе ул, беләсегез килсә! Иң мөһиме - елгада боз вакытлы китсен дә, зур су Зөя ярлары буйлар үз юлы белән агып китсен, - диде ул.


Бүген су басу куркынычы янаган урыннарда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин булып кайтты. Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең күчмә утырышы да шунда билгеләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындык