Борындык тег белән яңалыклар
-
Теннисчылар Борындыкта үсә
6 апрельдә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе 2001 елгы һәм аннан кечерәк укучылар арасында өстәл теннисы буенча шәхси- команда беренчелегенә ярыш үткәрде.
-
Борындыклар язгы ташуны шатланып каршы ала?
Борындык халкы язгы ташуны чиксез дулкынлану һәм зур әзерлек белән каршы ала. Зөя елгасында суның кискен күтәрелүе күзәтелмәсә дә, борындыклылар көтелмәгән хәлләргә әзер тора.
-
Хезмәт төбе – хөрмәт
Җирле үзидарә органнарындагы озак еллар буена нәтиҗәле хезмәте өчен Борындык авыл җирлеге секретаре Рамилә Фәргать кызы Җамалиева Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Хөкүмәтебезнең әлеге зур бүләген аңа бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.
-
Сүздән эшкә күчәр вакыт
Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев, Колаңгы авыл җирлеге советы секретаре Илсөяр Сибгатуллина катнашында узган административ комиссия утырышында Бәли авылы кешесенә көнкүреш калдыкларын үз йорт территориясеннән читкә чыгарып түккәне өчен полициянең участок уполномоченные Альберт Шәфиев тарафыннан төзелгән административ беркетмә тикшерелде.
-
Борындыкта язгы ташу
Бүген Кайбыч районының Борындык авылында язгы ташуларга бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл килеп туды.
-
Үзгәрешләр юлында
Борындык авыл җирлегендә отчёт җыелышы, гадәттәгечә, җанлы узды. Халык күп булмаса да, авылның бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмаучылар сорауларны бер-бер артлы яудырып кына торды. Алар һәр өлкәне колачлады: юллар төзелешенә, су белән тәэмин ителешкә, хуҗасыз этләрнең урамнарда хуҗа булып йөрүләренә, авылның картаюына кагылышлы иде.