Сүздән эшкә күчәр вакыт
Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев, Колаңгы авыл җирлеге советы секретаре Илсөяр Сибгатуллина катнашында узган административ комиссия утырышында Бәли авылы кешесенә көнкүреш калдыкларын үз йорт территориясеннән читкә чыгарып түккәне өчен полициянең участок уполномоченные Альберт Шәфиев тарафыннан төзелгән административ беркетмә тикшерелде.
Комиссия гражданканың бу гамәлләрен Территорияне төзекләндерү кагыйдәләренең 2.3.20 пунктын бозу дип таныды һәм ике мең сум күләмендә штраф билгеләде. Борындык авылыннан ике кеше кәҗәләрен, тагын берсе биш сарыгын урамда караучысыз йөртеп, Борындык авыл җирлегенең Территорияне төзекләндерү кагыйдәләренең 2.9.8 һәм 2.9.9 пунктларын үтәмәгән өчен шулай ук ике мең сум штраф салынды. Терлек-туар хуҗаларына куелган таләпләр турында газета даими хәбәр итә, торак пунктларда урамда йорт хайваннарын йөртергә ярамаганлыгы хакында кисәтүләр дә таратылды. Һәр авылда сыерлар һәм сарыклар өчен махсус билгеләнгән урыннарда көтүлекләр оештырылды. Кәҗәләр бигрәк тә зур куркыныч тудыра. Комиссия рәисе урынбасары Рәмис Хәялиев аларны "террористлар" дип атады: берни алдында да туктап калмыйча, юлында очраган һәр нәрсәне - агачмы, куакмы, чәчәклекме - таптап, изеп, җимереп баралар. Ишегалды-абзар тирәсеннән ерак җибәрергә ярамый. Беркем дә кисәтү белән генә котыла алмас, штраф сугачаклар. Беренче тапкыр кырын эшең белән участок уполномоченные игътибарына эләксәң, ике мең сум, кабат шул хатаңны кылсаң - биш мең түлисең. Акчаңны янга калдырасың килсә, телисеңме-теләмисеңме, Территорияне төзекләндерү кагыйдәләрен хөрмәт итәргә өйрәнергә туры киләчәк. Контейнерлар юклыгын сылтау итеп, көнкүреш калдыкларын урамга, тыкрыкларга чыгарып аударучыларны да шундый ук язмыш көтә. Йорт хуҗалары район торак-коммуналь хуҗалык идарәсе белән килешү төзеп, аларның хезмәтләре өчен түләргә тиеш. Кемдер килеп, ялкау хуҗаның йорт тирәсендәге үләнен чабып, чүп-чарын чистартып бирер дип уйлаучылар нык ялгыша. Кычыткан белән алабутаны чабу да, сарык-кәҗәләрне саклау да - шул йортта яшәүчеләрнең бурычы.
Бу уңайдан газета укучыларга Актаныштан Олы Кайбычка кунакка кайтучылар белән булган әңгәмәне тәкъдим итәбез. Бу очрашу Актанышта узачак республика семинары алдыннан булды. "Кунаклар каршы алырга әзерләнәсезме, чүп-чар җыештырасызмы?" - дип кызыксындым. "Бордюр тузаннарына кадәр сөрттек, әллә сездә кунакларны башкача каршылыйлармы?" - дигән җавап ишеттем. Ә без әле дә йорт тирәсендәге кычыткан белән әрекмәнне чабарга өйрәнеп бетә алмыйбыз. Соңрак Рәмис Рафисович миңа Актаныштагы урамнар, паркларның гаҗәп чиста, җыештырылган булуын, юл кырыйларында чакрымнарга сузылган агач посадкалары шаулап утыруын сокланып сөйләде. Анда беркем дә чүп-чар калдырмый, чөнки тәртиптә тотуның нинди авыр хезмәт икәнлеген яхшы аңлый. Туган җиргә мәхәббәт менә нинди була! Ул сүздә түгел, эш-гамәлләрдә чагылыш таба шул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев