Хезмәт төбе – хөрмәт
Күпьеллык намуслы хезмәте, Татарстан Республикасында җирле үзидарәне булдыруда һәм үстерүдәге зур казанышлары өчен Кайбыч муниципаль район Советы рәисе урынбасары Хәялиев Рәмис Рафис улы "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.
Әлеге бүләкне аңа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль берәмлекләр Советының VI съездында тапшырды. Әлеге съезд республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республикадагы барлык авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев