Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Халык иминлеге сагында

"Угрыдан кала, уттан берни калмый",- диләр халык телендә. Шул әйтемне истә тотып, районда ирекле янгын сүндерү отрядлары төзелә. Шундыйларның берсе 5 майда Зур Урсак авылында ачылды. Димәк, биредә тагын алты кешегә эш урыны булды дигән сүз.

31 майда район янгын сүндерү частендә муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Зур Урсак ирекле янгын сүндерү отрядына "ГАЗ- 66" автомобиле ачкычы, ике кешегә янгын сүндерүче киемнәренең тулы комплектын тапшырды. Әлеге тантанада район янгын сүндерү часте начальнигы Илшат Галиев, Зур Урсак авыл җирлеге башлыгы Рәүхәт Зарипов катнашты. Хәзер бу ирекле янгын сүндерү отрядында биш шофер, җитәкчеләре Фәргать Газиев эшли.

- Зур Урсакта ирекле янгын сүндерү отряды оештыру эшендә башлап йөргән Илшат Галиевкә, Рәүхәт Зариповка зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Зур Урсак авыл җирлеге Апас читендә, район үзәгеннән ерак урнашкан. Янгын була калса, район үзәгеннән янгын сүндерү машиналары барып җиткәнче шактый вакыт үтә. Үзегездә булгач, авыл җирлегендәге авылларга хезмәт күрсәтергә өлгерәчәк. Ләкин шунсы мөһим, отрядта ныклы тәртип булырга тиеш. Яңа гына оешканлыктан, барлык шартлар да тудырылмагандыр әле. Шуңа күрә, без мөмкинлектән чыгып, ярдәм итәргә тырышачакбыз. Проблемалар булса, мөрәҗәгать итегез, бергәләп хәл итәрбез, - диде Альберт Илгизәрович.

- Яңа оешкан отрядның проблемалары булыр инде ул. Алар бит шул авыл җирлегенә караган авылларга хезмәт итәчәк. Башка районнарда шундый отрядларга булдыра алганча халык та, эшмәкәрләр дә ярдәм итә. Мөрәҗәгать иткән очракта Зур Урсак авыл җирлегенә караган авылләр халкы, эшмәкәрләр ярдәм итми калмас дип уйлыйм,- ди Илшат Галиев.

Чынлап та, халык иминлеген саклаган отрядка ярдәм кулы сузарга әзер торучылар табылыр, минемчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы хәбәрләре янгын сүндерү часте