Спортта да сынатмыйлар
Узган атнаның җомгасында Буа шәһәрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы оешмалар хезмәткәрләре арасындагы зона спартакиадасына йомгак ясалды.
Спартакиадада безнең район командасы спортның барлык ун төрендә дә катнашты. Нәтиҗәдә, Иделаръягы районнары арасында барган ярышта безнекеләр бильярд буенча беренче, чаңгы ярышында - икенче, йөзүдә - өченче, тагын өч төр ярыш буенча дүртенче урынга чыкты. Спорттагы уңышлары өчен ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов район мәшгульлек үзәге директоры Игорь Канашовка, "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Фәнис Гыйниятуллинга министрлыкның Мактау кәгазьләрен тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев