Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Универсиада уты Кайбычка килеп җитте

XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының төп символы - Универсиада уты 3 июльдә Кайбычка килеп җитте. Казан Универсиадасы уты эстафетасы бөтен халыкара студентлар спорты тарихында иң озыны һәм дөньяның биш өлешен үз эченә ала. Маршрутның гомуми озынлыгы - 104 мең чакрым, шуның 60,5 чакрымы Россия буйлап. Кайбыч маршрутны төгәлләүче биш район...

Универсиада утын саклап килүчеләр кортежы Кайбычка килеп җитүгә, мәдәният йорты янында чын спорт бәйрәме башланды. Анда барлык авыл җирлекләреннән дә төрле ярышларда җиңү арты җиңү яулаган спортчылар, яшьләр, мәктәп укучылары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, өлкән яшьтәге абый-апалар җыелган иде. Бердәмроссиялеләр, яшь гвардиячеләр, волонтерлар әллә каян күренеп тора, чөнки барысы да үз логотиплары төшерелгән футболка, кепкалардан, кулларында Россия, Татарстан, Кайбыч байраклары. Укучылар "Универсиада, без сине яратабыз!", "Казан - Универсада башкаласы" дигән плакатлар тоткан, хәтта фольклор ансамбльләрдә чыгыш ясаучылар да киемнәренә Универсиада символларын керткән.

Кунакларны ипи-тоз, милли ризыгыбыз чәк-чәк белән каршы алдылар. Безнең факел йөртәчәк спортчыларыбыз Универсиада утын йөртүчеләр алып килгән спорт киемнәрен кигән арада Казан волонтеры кайбычлылыр арасында бәйге дә оештырып алды. Өч сорауга дөрес җавап бирүчеләрне бөтен кешене кызыктырган бүләк көтә: Универсиада уты футболкасы!

- Универсиада уты масштаблы эстафетасында ничә кеше катнаша?

Зурраклар җавап бирергә өлгергәнче кечкенә Инсаф җавап та бирде:

- 2013!

- Казанда җәйге уеннар ничә көн дәвам итәчәк?

- 12, - дип җавап бирде Алина.

- Универсидада ничә төрле спорт уены булачак?

- 27.

Бу - Адиләнең җавабы.

Сүз Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе студенты Михаил Григорьевка бирелде. Аның кулында - ут салынган колба.

- Универсиада утын саклаучыларның барысы исеменнән дә сезне кайнар сәламлим, дуслык, тынычлыкны чагылдыручы, студентларны берләштерүче әлеге утны шәһәрдән-шәһәргә тапшырабыз. Без бүген сезгә Апастан килдек, Кайбычтан Кама Тамагына китәбез.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев Мәскәүдә олимпиада узган 1980 елда илебез башкаласында студент булган икән. Шуңа да бүген үзен икеләтә бәхетле кеше дип атады: шундый зур тантаналарның шаһиты булу - гомерлеккә истә калучы вакыйга бит ул. Ниһаять, Олы Кайбыч мәдәният йорты - ял паркына кадәрге өч чакрым арадагы маршрутта ундүрт кайбычлы (факелны унбиш кеше йөртте, ардан берсе - Казан волонтеры) кулыннан узачак факел кабызылды. Факел йөртүчеләр һәр 200 метр саен бер-берсен алыштырып торачак. Алар арасында район җитәкчелеге дә, район, республика ярышлары җиңүчеләре дә, Татарстан чемпионнары да бар. Бу маршрутта "тере" коридор - оешмалар хезмәткәрләре, авыл халкы ике яклап тезелеп баскан. Иң беренче булып утны Рәмис Хәялиев алып китте, аны сырхауханә янында баскетбол буенча зона ярышлары җиңүчесе, Олы Кайбыч мәктәбеннән Эльвира Галәвова алыштырды. Һәр маршрутта берәр волонтер басып тора, алар да Универсиада уты логотибы төшерелгән футболкалардан. Олы Кайбыч мәктәбе директоры, спортчы Алия Биккулова Универсиада утын башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаровтан кабул итеп алды һәм, дистанциясен узгач, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга тапшырды. Әнә шулай итеп, Универсиада уты ял паркына килеп җитте. Муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин халыкка мөрәҗәгать итеп:

- Бөтен дөньяны шаулаткан Универсиаданың Казанда узуы безнең барыбыз өчен дә зур горурлык, - диде.-Эшчән халкы, уңдырышлы туфрагы белән дан тоткан Кайбычка Универсиада уты килү - район тормышында әһәмиятле вакыйга. Бүген эстафета уты йөрткән яшь спортчыларыбызга киләчәктә дә шулай факел йөртү бәхете елмайсын, уңышлар юлдаш булсын.

Татартсан инвестиция-венчур фонды җитәкчесе урынбасары Илгиз Гайнетдинов та Кайбыч спортчыларына югары үрләр теләде. Универсиада утын саклаучы кортеж Кама Тамагы районына китте. Ә бенз Казанда Универсиадада очрашырга сүз куештык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч Универсиада уты

2
X