Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч игенчеләре алдынгылар сафында

Урып- җыю кампаниясе башлануга, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агропромышленность комплексының иң яхшы комбайнчысы” республика бәйгесен игълан иткән иде.

Алдан хәбәр ителгәнчә, Министрлыкның бәйге комиссиясе иң күп бөртек суктыручылар, игеннәрне иң күп теземнәргә салучылар арасынннан республика һәм район дәрәҗәсендәге 490 җиңүчене билгеләячәк иде. 2018 елгы урак барышында иң югары күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчы 50 мең, игеннәрне иң күп теземнәргә салучы 50 комбайнчы 40 мең, шулай ук, районнардагы бәйге нәтиҗәләре буенча 200 иң яхшы комбайнчы 30 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк. 
Агымдагы елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов конкурс буенча исемлекне раслады. Әлеге исемлеккә безнең районнан “Дубрава” җәмгыяте комбайнчылары: өченче филиалдан Илдар Шәрәфиев, Альберт Лазарев, Харис Хәбибуллин, икенче филиалдан Вячеслав Туртыгин, Валерий Савельев һәм беренче филиалдан Айрат Сафиуллин да кергән. Аларны хезмәт җиңүләре белән котлыйбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев