Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабантуй үткәрелде

Балаларыбыз бәхетле һәм шат булса, барыбызга да рәхәт бит, әйеме? Иң мөһиме – исән-имин булсыннар һәм авырмасыннар гына. Ләкин арабызда язмыш сынавына дучар ителеп, сәламәтлегендә тайпылышлар булган сабыйлар да юк түгел. Аларга күтәренке буш вакытын файдалы итеп үткәрү, сызлану-сыкрануларын беразга гына оныттыру, күңелләрен күтәрү өчен район социаль яклау бүлеге даими рәвештә төрле күңел ачу чаралары, тематик очрашулар оештыра, мәрхәмәтле хәйриячеләр гел кайгыртып тора үзләрен. «Кайбыч» боз мәйданында үткәрелгән Сабантуй да әнә  шундый бәйрәмнәрнең берсе иде.

Дөрес, июль челләсендә хәзер боз да, кар да юк, балалар ясалма өслекле чирәмдә күңел ачты, рәхәтләнеп уйнады. «Балачакның якты планетасы» дип исемләнгән әлеге зур бәйрәмне социаль яклау һәм мәдәният бүлекләре бергәләп уздырды. 
Кояшлы матур көн, яшел хәтфә үлән. Матур җырлар ерактан ук тантана рухын өсти, бәйрәмчә бизәлгән иркен мәйданчыкка, әти-әниләре белән бергә, иң матур киемнәрен киеп, кырыклап бала җыелган. Кулларында -  төрле төстәге шарлар, йөзләрендә - эчкерсез елмаю. Бәйрәмне үткәрүдә шәхси эшмәкәрләр дә финанс  ярдәме күрсәткән, оештыручылар Советы бинасына урнаштырган махсус тартмага да акча салучылар булган. Хәтерләсәгез, Халыкара балаларны яклау көнендә Кайбычта «Игелек кыл» дип исемләнгән хәйрия концерты узган иде. Социаль яклау һәм мәдәният бүлекләре, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге бергәләп игълан иткән хәйриячелек проекты кысаларында җыелган акчаны, балаларына операция яки кичектергесез дәвалану соралган җиде балага бүлеп, «Сәламәтлек» сертификатлары әзерләгәннәр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ул сертификатларны сабыйларның әниләренә тапшырды һәм, Сабантуйга килүчеләрнең барысын да сәламләп, болай диде:
- Шундый матур җәйге көндә үткән матур бәйрәм белән барыгызны да тәбрик итәм. Безнең районда физик мөмкинлекләре чикләнгән 65 бала бар. Сәламәтлекләренә бәйле рәвештә, аларның бөтенесе дә монда килә алмаган. Барыгызга да саулык телим һәм бәйрәмне үткәрүдә үзеннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәт әйтәм. Әйдәгез, бергәләп уйныйк, күңел ачыйк.
Изгелек – уңышлы эшләрнең юл башы
«Һәрвакыт булсын кояш» җыры белән башланып киткән Сабантуй берсеннән-берсе күңелле уеннар белән дәвам итте. Балалар кашыкка йомырка кабып йөгерде, тоннель аша чыгу уенында катнашты, көянтә белән су ташу уены да күңелләренә хуш килде, чүлмәк тә ваттылар, күзне бәйләп бүләкләр кистеләр, эстафета уеннарына кушылдылар. Ат чабышына кадәр булды хәтта. Дөрес, малайлар-кызлар агачтан кисеп ясалган атка атланып чапты, шулай  да бик ошады үзләренә. 
Ятим һәм инвалид балаларга ярдәм итүче «Наз» хәрия фонды Президенты Нурания Сәйфетдинова бу юлы да зур-зур тартмаларда матур бүлмә гөлләре  алып килгән.  Кайбыч районы белән озак еллардан бирле хезмәттәшлек итүче  бу олы йөрәкле кешене балалар да, аларның әти-әниләре дә яхшы белә. «Нурания ханым -  безнең районыбызның әнисе» диләр аның турында. «Мин барыгыз да бары тик яхшылык кына телим, мәрхәмәтлерәк булсак иде. Шул чагында барлык эшләребез дә уңар», - диде ул, алып килгән бүләкләрен тапшырып.
Яхшылык эшләүдән берәү дә баш тартмаган
Район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова бәйрәмгә Казан шәһәреннән «Созвездие – Йолдызлык» фествалендә лауреат исемен яулаган яшьләрне дә чакырган. Алып баручы Таһир Исмәгыйлев, җырчы кызлар Александра Бушуева белән Рамилә Зиннәтуллина, физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен үткәрелгән чарада катнашырга рәхәтләнеп риза булганнар. Кайбыч районына гастрольләр белән килгән Казан дәүләт аграр университеты студентлары да игелекле эшкә теләп кушылган. Алар, төрле әкият персонажлары булып киенеп, балаларны уйнатты. Социаль яклау бүлеге, халыкка мәдәни ял хезмәте курсәтү үзәге, Олы Кайбыч, Чүти мәктәбе, «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы  волонтерлары да Сабантуйны үткәрүчеләрнең уң кулы булды. Оештыручылар кемгә генә мөрәҗәгать итмәсен, карышып торучы булмаган, балаларга шатлык бүләк итү тәкъдимен барысы да хуплаган.   
Рәхмәт ишетүе рәхәт
Барлык балаларның да хәрәкәтле уеннарда катнаша алмавын исәпкә алып, андыйлар өчен өстәмә «Яшь техник», «Тылсымлы тартма», «Яшь рәссам», «Китап битләрендә – кояш нуры» мәйданчыклары да эшләде.  Якташыбыз, «Рәхмәт» хәрәкәте җитәкчесе Резедә Шуралева да Сабантуйга кайткан иде. Ярдәмчеләре белән төрле кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс үткәрде ул. Колаңгыдан килгән әнисе Анастасия белән килгән Вадим да әнә нинди матур открытка ясаган. Шатлыгы эчен сыймыйча, күзләрендә якты нур булып балкый. 
- Шундый күңелле, бай эчтәлекле бәйрәм оештыручыларга рәхмәтем зур. Монда барысы да ачык йөзле, мөлаем,  ярдәм итәргә ашкынып торалар, - диде Анастасия Валерьевна. -  Уеннарда катнашып, бүләкләр отканнан сон, балаларыбызның шатлыклы елмаюын күрү шундый рәхәт! Ә әкият геройлары, җырлы-биюле тамаша барыбызга да ошады.
Сөенеч өстенә сөенеч бүләк итәрлек мизгелләр күп булды бу көнне. Бүлмә гөлләре, тәм-томнар, бүләкләрдән тыш, фитнес-туплар да тараттылар, җәйге кафеда да кунак иттеләр үзләрен. Ул бәйрәмнең җылысы күңел түрендә озак урын алып торыр әле. Иң ахырдан бергәләп, ссау-сәламәт булу теләге язылган кәгаз күгәрченнәрне, төрле төстәге шарларга бәйләп, зәңгәр күккә очырдылар. Шул шарларга карап, «Теләгегез кабул була күрсен, балалар» дип пышылдаучы мин генә булмагандыр, барлык әниләр дә шулай дигәндер. 
Ләйсән Саттарова, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабантуй үткәрелде