Кайбыч механизаторлары кыр эшләрен башлады
Басулар кардан ачылырга да өлгермәде, механизаторлар кырга чыкты. Вакыт бар әле, туфрак өлгерсен, кояш нурларын тагын да мулрак сибә башласын, дип көтәр чак түгел. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да барлык җитәкчеләр катнашында узган планеркада авылда хәзер бар көчне язгы кыр эшләренә тупларга кирәклегенә басым ясады.
Инвестор канаты астында эшләүче өченче җәмгыятьтә уҗым культураларын тукландыра башладылар. Хуҗа Хәсән төбәгендә елның елына диярлек эшкә әнә шулай иртә тотыналар.
- Кырларда туфрак бераз туңдырган иде. Шуннан файдаланып, без Олы Тәрбиттә - 80, Мәлкидә 53 гектар мәйданда басуга минераль ашлама керттек. Рифат Шәрәфетдинов һәм Владимир Федоров "МТЗ- 1221" тракторларына тагылган "Амозон" агрегатлары белән икесенә 133 гектар мәйданда эш башкарырга өлгерде, - диде директор урынбасары Фердинант Уткин.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров белән дә элемтәгә кердек:
- Язгы кыр эшләре вакытында район буенча барлыгы 15 мең гектарга якын мәйданда сабан культуралары чәчү бурычы тора. Игенчеләр бодай, арпа, солы, борчак, техник культуралардан шикәр чөгендере, рапс, соя чәчә. Болардан тыш, уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне тырмаларга, тукландырырга кирәк. Кыскасы, һәр механизаторга эш җитәрлек.Һава шартлары мөмкинлек бирүгә, барлык хуҗалыклар да кырга чыгарга әзер. Техника әзерлек сызыгына куелды, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, чәчүлек орлык җитәрлек күләмдә, - диде ул.
Хәерле сәгатьтә, игенче! Кыр эшләрен үзвакытында бәла-казаларсыз гына башкарып чыгарга насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев