Кайбыч укучылары Путинның бердәм мәктәп формасы турындагы фәрманын хуплый
Россия Президенты Владимир Путинның бердәм мәктәп формасы турындагы карары укучылар һәм укытучылар арасында гына түгел, әти-әниләр арасында да каршылыклы фикерләр уятты.
Берәүләре мәктәптә бертөрле киемнән йөрүгә каршы булса, икенчеләрне аның бәяләре "тешли" булып чыкты. Кайбыч укучыларына гына илбашының боерыгы әллә ни авырлык китермәде кебек, чөнки мәҗбүри мәктәп формасы безнең мәктәпләрдә инде берничә ел элек үк кертелгән иде.
Дүшәмбе көнне Олы Кайбыч урта мәктәбендә мәктәп формалары ярминкәсе узды. Ульяновск шәһәренең сәүдә фирмасы район мәктәпләре белән инде берничә ел дәвамында хезмәттәшлек итә. Быел да алар "киендерәчәк".
- Укучыларның күпчелегенә мәктәп формасының тулы комплекты түгел, я чалбар, итәк, я жилет кына кирәк. Узган уку елына сатып алынган форма өр-яңа килеш сакланган булса, яңасын алудан ни мәгънә? Әти-әниләрнең дә кесәсенә артык сукмый, - дип, мәсьәләгә ачыклык кертте Олы Кайбыч мәктәбе директоры Алия Биккулова.
Аның сүзләренә караганда, быел беренче сыйныфка килүче 24 баланың әти-әнисе дә ярминкәдән канәгать калган. Төшкә кадәр үк килеп, 5-6 меңлек комплектлар, сумкалар, бантик, хәтта чалбар каешына кадәр алып китүчеләр булган. Уңайлы, сүз дә юк.
Мөрәле төп мәктәбенең 9 сыйныфына баручы Алия Садриева, Гөлназ Минһаҗева һәм Гөлназ Гыйләҗева яңа костюмнар сайларга сыйныф җитәкчеләре Лилия Сафина, әниләре белән килгән. Кызлар көзге каршында бөтерелгән арада әниләре белән аралаштык.
- Сыйныфларында өч егет һәм өч кыз. Бертөрле форма киюне хуплыйбыз гына. Әлегәчә көндәлектә ак күлмәк һәм кара итәк киделәр, фасонын һәркем үзе теләгәнне сайлады. Бәйрәмнәрдә кызларыбыз, совет заманындагы сыман, ак алъяпкыч белән коңгырт күлмәктән йөри. Уку елына бер сатып алына торган форманың бәясе зарланырлык түгел, сыйфатлы гына булсын, - дигән фикердә кызларның әниләре Алсу һәм Гүзәл ханым.
Олы Кайбыч мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Язгөл Әбүбәкерова белән әнисе Гөлсинур ханым да киемнәрнең сыйфатыннан канәгать.
- Ике ел кигән форма әле дә яңа кебек, әмма кечерәйде. Шуңа күрә яңасын сатып алдык, инде менә сумка да сайларга булдык, - диде әнисе. Язгөлдән бердәм форма турындагы фикерләре белән кызыксындым.
- Сайлау мөмкинлеге булмагач, бертөрлелек кайчак туйдыра.Әмма безнең костюмнар матур, һәрхәлдә, мин үзем дә, сыйныфташларым да аны яратып киябез, - диде ул.
Иске Чәчкаб мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Баязит Хәсәнов озак сайланып тормады. Консультант егет тәкъдим иткән костюм таман гына булды, әнисе Эльмира белән касса янына юнәлде. Апасы Зәринәгә яраклы пиджак та тиз табылды.
Төш вакыты җитүгә карамастан, сатып алучыларның чираты кимемәде. Никадәр тырышсам да, мәктәп формасына каршы бер генә фикер дә ишетмәдем. Димәк, педагоглар, укучылар һәм әти-әниләр бердәм мәктәп формасы мәсьәләсендә уртак фикергә килә алган. Ничек дисезме?
- Мәктәп формасы мәҗбүри, әмма мәктәпләр, хәтта аерым класслар күңеленә якын фасонны сайлап алырга хокуклы. Мәктәп киеме комплектларында ак күлмәк тә, чалбар да, итәк тә, жилет һәм пиджак та бар. Һава торышына, кәефкә карап, төрлечә киенергә мөмкин. Бердәм форма укучылар арасында тәртип тудыра, төрле социаль катлам вәкилләрен бер тигезлеккә куя. Безнең әти-әниләр моны күптән аңлады инде, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев