Ятим яки караучысыз калган баланы тәрбиягә алу - җаваплы һәм җитди адым. "Бишектәге бишкә төрләнә дигәндәй", үз йөрәгеңнән өзелеп төшкән баланың да холкы төрлечә була бит. Ата-анага үзе тудырган нарасыйны үстерү өчен дә күп көч һәм тырышлык куярга туры килә.
Ә инде чит гаиләдә туып, анда күпмедер үскән яисә балалар йортында яшәгән сабыйны кеше итү бик сирәк гаиләләрнең генә хәленнән киләдер. Андыйлар каршына да "Баланың күңелен ничек яуларга, аңа ничек һәм нинди тәрбия бирергә?" дигән сораулар килеп басырга, алар да авырлыклар белән очрашырга, мөмкин. Шуның өчен күрше Яшел Үзән районы Норлат авылындагы балалар йорты, аның базасында эшләп килүче ятим һәм караучысыз калган балаларны гаиләгә урнаштырырга булышлык итү һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр белән эшләү хезмәте белгечләре безнең район белән хезмәттәшлек итүгә алынды. Күптән түгел алар район Советының актлар залында тәрбиягә бала алган гаиләләр белән "Хәерле көн" дип исемләнгән җылы очрашу үткәрде.
Ятим һәм караучысыз калган балаларны тәрбияләү буенча тәҗрибә уртаклашу максатында үткәрелгән әлеге чарада катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова сәламләде.
-Бүгенге очрашуыбыз гадәти генә түгел. Безгә бүген үз эшләренең осталары килде. Гаиләгә бала кабул итү буенча тәҗрибәләре зур, шуңа да безгә әйтерлек киңәшләре дә күп. Кызыксындырган сорауларыгыз белән аларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак, - диде ул.
- Безнең Норлат балалар йорты 110 балага исәпләнгән, ләкин бүгенге көндә 35 бала гына тәрбияләнә. Аларның күбесен үзебезнең хезмәткәрләр тәрбиягә алды.Мин һәрвакыт «Кем кайда эшли, шуннан алып кайта», дип шаяртам. Бездә эшләүче һәр белгечнең тәрбиягә алынган баласы бар, - диде социаль педагог Рәисә Миңнуллина. - Тәрбиягә бала алудан курыкмаска кирәк! Ходай сакласын, үз балаң да әллә ниләр күрсәтергә мөмкин.
Сүз уңаеннан шуны әйтәсем килә, Рәисә ханым үзенең ике баласы янына ун баланы (!) тәрбиягә алган. Хезмәт буенча инструктор булып эшләүче ирле-хатынлы Роза һәм Фирдүс Кашаповлар өч балалары янына алты ятимне сыендырган. "Башта бәйрәмнәргә, каникулларга гына берәм-берәм өйләребезгә кунакка кайтып, алар әкренләп бездә бөтенләйгә яшәп калдылар", диләр елмаеп. Норлат төбәге буенча участок уполномоченные, полиция майоры Дания Гыйләҗева да анда эш буенча килгәч, "Әнием!" дип күзләренә мөлдерәп караган нәни малайны калдырып китә алмаган. Шул рәвешле, тормыш иптәше белән берәм-берәм тагын сигез сабыйны гаиләле итә алар!
Бу олы йөрәкле ханымнарның ул балалар турында чиксез ярату белән сөйләгәннәрен тыңлап тордым да, ирексездән Фәнис Яруллинның "Яралы язмышлар" повестен исемә төшердем. Андагы төп героиня - Миңсылу да (прототибы - авылдашым, балалар йорты хезмәткәре Миңлегөл апа Рәфыйкова) үксез балаларның ачы күз яшьләрен сөртеп, аларның кайгыртучан әбиләренә әверелгән кеше. Ике баланы тәрбияләп аякка бастырырга кот алынып торган заманда дистәләрчә ятимгә гаилә җылысы бирүчеләр алдында баш имичә мөмкин түгел.
Психолог Вәсилә Шәңгәрәева ятим, караучысыз калучыларны гаиләгә урнаштырырга булышлык итү һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр белән эшләү хезмәтенең эшчәнлеге белән таныштырды.
-Балалар үсә барган саен, аларны борчыган проблемалар да арта. Бу үз-үзләрен тотышларында да күренә. Сез, әти-әниләр, моңа игътибар итми калмыйсыз. Балаларыгызны проблемалары белән үзләрен генә калдырмагыз, - диде ул. - Мәктәп психологы яки класс җитәкчесенә мөрәҗәгать итсәгез, яхшырак булыр. Безгә дә килегез, бергә эшләсәк, нәтиҗәсе дә яхшырак булыр.
Безгә килгәч, иң элек сезнең белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзибез. Әгәр дә ара ерак дип санасагыз, телефон, интернет, ватсап һәм скайп аша да элемтәгә керү мөмкинлеге бар. Без сезне тыңларга һәм ярдәм кулы сузарга әзер. Бу хезмәтләр барысы да түләүсез һәм конфеденциаль. Сезнең бурыч - баланы ашатып-эчертеп, матур һәм чиста киендереп, аңа белем бирү генә түгел, аның ышанычлы дусты да булу!
Балалар йорты хезмәткәрләре тәрбиягә бала алган гаиләләргә үзләренең координаталары күрсәтелгән белешмәлекләр дә таратты. Норлатның мәдәният хезмәткәрләре концерт программасы белән чыгыш ясады. Үзләренең наз-кайгыртуын башка балаларга бирүчеләр безнең районда да бар. Кече Мәмедән Елена Федотова белән Федоровскоедан Ирина Ковалева да ничек итеп гаиләгә бала алулары турында сөйләде. Мондый төр очрашулар алга таба тагын үткәреләчәк, ә монысында катнашучылар аннан оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралышты.
Нет комментариев