Азыгы мулның гына кышы кыска
Хәзер авыл хезмәтчәннәре терлек азыгы хәзерләү мәшәкатьләре белән янып йөри. 15 июньдә "Алтын кырлар" җәмгыятенең Арыслан бүлекчәсендә агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш ветеринария врачлары, баш зоотехниклар, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе белгечләре катнашында үткән киңәшмәдә дә сүз җәй мөмкинлекләреннән тулырак файдаланып калу хакында барды.
"Алтын кырлар"да да терлек азыгы хәзерләүгә җиң сызганып керешкәннәр. Арысланда 900 тонна сыешлы сенаж базын тутырырга да өлгергәннәр. Киңәшмә көнендә икенче базга 500 тонна тирәсе сенаж салганнар иде. Сенажны технология таләпләренә нигезендә әзерләүгә аеруча җитди карыйлар. Сыйфатлы азыкның җитештерүчәнлеккә йогынты ясавын аңлап эшлиләр биредә. Маллар яратып ашарлык сенаж әзерләү өчен аңа "Баксид-3" оеткысы (закваска) кушуларының максаты да шунда. "Ягуар" уру комбайнына 300 литр су сыешлы бак урнаштырылган, андагы оеткы 100 тонна сенажга җитә. Биредә көненә 400 тоннага кадәр сенаж салына. Терлекләргә дип, үзебезнең җирлектә үсүче төрле дару үләннәре, яфраказык та җыялар.
Шул ук вакытта фермаларны ремонтлыйлар, дезинфекцияләү, аклау эшләре алып барыла, ферма янындагы тиресне кырга чыгаралар. Надеждино, Ульянковода да кырларны тирес белән ашлыйлар.
Киңәшмәне алып барган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җәмгыять эшчәнлегеннән канәгать булуын билгеләп узды. Ул "Заволжье" җәмгыятендә иртәнге сәгать алтыда ук кырдан яшел масса ташый башлауларын да уңай мисал итеп китерде. Башка хуҗалыкларда да эшне шулай оештырсалар, оталар гына.
- Ун көн югары темпларда эшләп алсак, 1 июльгә беренче катка уруны төгәлли алачакбыз. Моның өчен механизаторларга, шоферларга кызыксындыру чаралары куллану кирәк. Җәмгыятьләрдә бер базны ике көндә тутыру мөмкинлеге бар. Терлек азыгы хәзерләү темпларын Закиров исемендәге, "Чекмарев" җәмгыятьләрендә тагын да арттырасы бар, - диде Альберт Илгизәрович.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров район буенча сөт җитештерү күләме кимүенә борчылуын белдерде.
- Маллар эсседә көтүдә йөри, шуңа начар ашыйлар, өстәвенә төнгелеккә яшел масса да кайтартылмый. Хәзер аз чыгымнар тотып, мул продукция алу чоры. Мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәк.
Сөтне киметүгә юл куелса, аны үз хәленә кайтару өчен вакыт кирәк. Болардан кала, урыннарда сөтнең майлылыгы тикшерелми. Шул сәбәпле, күпме акчаларын югалталар, - диде районның баш аграрие.
Җәмгыятьнең баш ветеринария врачы Илдус Саттаров әйтүенчә, Арыслан бүлекчәсендә барлыгы 450 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 235 башы савым сыерлары. Хәзерге вакытта биредә бер сыердан уртача көнлек савым 21,6 килограмм тәшкил итә. Сыерлар, өч айга кадәрге бозауларны көтүне оештырганнар. Эссе һавада малларны кигәвен борчымасын өчен аларны махсус препарат белән эшкәрткәннәр. Аның тәэсире 20 көнгә кадәр бара. Терлекчелек тармагында шулай ел әйләнәсе эшләгәндә генә уңышларга ирешеп була ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев