Халкыбызның Тукайлы булып яши башлавына шушы көннәрдә 131 ел тулды. Бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан, күркәм традиция буенча, Галия Кайбицкая исемендәге музейда әдәби-музыкаль кичә үтте. Бирегә Тукайның иҗади мирасын үз итеп, аны өйрәнүчеләр, күңелләрендә шигырь уты йөртүчеләр җыелды.
Күп еллардан бирле бөек шагыйребезнең туган көнен Галия Кайбицкая исемендәге музей каршында зурлап үткәрү юкка гына түгел. Кайбицкая - Габдулла Тукайның остазы, танылган Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллинның кызы. Озак еллар музей директоры булып эшләгән Әлфия Закированың чыгышы да якташыбызның Тукайның бөек шагыйрь булуына ясаган йогынтысы турында иде. Тарихи ядкарьләр сакланган, һәр почмагыннан үткәннәр кайтавазы бөркелеп торган күркәм музей бинасына шигърият бәйрәменә җыелучыларның барысын да район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова сәламләде.
- Бүгенге көн шагыйребезнең туган көне генә түгел, ә Туган тел бәйрәме дә. Бирегә ана телен яратучы, әлеге телдә шигырьләр сөйләүче актив балалар җыелган. Без аларның булуына чиксез шат, димәк, киләчәгебез өметле. Балаларга яңадан-яңа иҗади уңышлар телим, барыгызны да бәйрәм белән, - диде ул.
Алып баручылар, музей хезмәткәрләре Энҗе Мингалиева белән Эльмира Сафина укучыларны Тукайга бәйле экспонатлар - яшь шагыйрьнең Мотыйгулла хәзрәт белән төшкән фотосы һәм "Әлгасрел-җәдит" журналы белән таныштырды.
Исеме һәм үлемсез әсәрләре хәтта чит илләрдә дә мәгълүм булган шагыйрьнең шигырьләреннән башка бәйрәмнең бер яме дә булмас иде. Аларны "Миләшкәй" балалар бакчасы нәниләре, Кошман мәктәбенең "Көмеш каләм", Чүтинең курчак театры, Бәрлебашының "Яшь бөреләр", Олы Урсакның "Әдәбият сөючеләр", "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендәге түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләр сөйләде. Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Гөлназ Гайнуллина, Кошманнан Алмаз Насретдинов, Чүтидән Диана Леонтьева, Иске Чәчкабның "Салават күпере" ансамбле, Бәрлебашы мәктәбе кызлары башкарган җырларны тыңлап хозурландык.
Безнең җирлектә дә каләм тибрәтүче һәвәскәр шагыйрь һәм шагыйрәләр җитәрлек. Тукай якташы Мәүлиха Айзатуллина да - шундыйларның берсе. Ул ел саен шагыйрь туган көнен билгеләп үтәргә дип килә. Шигъри күчтәнәченнән тыш, аның үсеп килүче яшь буынга әйтер сүзләре дә бар иде.
- Укучылар, сезгә һәм җитәкчеләрегезгә зур рәхмәт. Сезне тыңлап утырдым да, күңелдә, болай булгач, телебез дә, милләтебез дә югалмас, дигән ышаныч туды.
Очрашуда Олы Кайбычтан Илһам Хөснетдинов та катнашты. Габдулла Тукайга багышланган шигырьләрдән тыш, ул тамашачы хозурына үзенең иҗат җимешен дә ирештерде.
Олы хөрмәткә лаек ветеран укытучы Ләбибә Шәмсетдинова да бәйрәмнең мөхтәрәм кунагы иде. Аның балаларга әйткән сүзләренә уйланырга мәҗбүр итәрлек тирән мәгънә салынган иде.
- Бүген бик зур бәйрәм. Бөтен татар дөньясы Тукай туган көнен, шигырь бәйрәмен билгеләп үтә, - диде ул. - Хәтта чит ил язучылары да Габдулла Тукайны өйрәнеп, аның алымнарын кулланып, шигырьләр иҗат иткән. Шагыйрь туган телгә мәдхия җырлаган, һәр милләтнең үз теле бар. Безнең өчен туган тел ул - татар теле. Соңгы араларда татар гаиләләрендә дә балаларның рус телендә сөйләшеп үсүе еш күзәтелә. Бу - үз телеңне хөрмәт итмәү дигән сүз. Моңа юл куймасак иде.
Бәйрәм шагыйрь сүзләренә язылган "Туган тел" җырын бергәләп башкару белән тәмамланды. Матур чараны оештыруда тырышлык куйган укучыларга, аларның җитәкчеләренә дипломнар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүче укучыларның аз булмавы телебезнең киләчәге өметсез түгеллегенә, Тукай да, ул калдырган бәяләп бетергесез иҗади мирас та мәңгелек булачагына ышаныч уята.
Нет комментариев