Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кайбыч районында һөнәри-техник клуб ачылды

«Кайбыч районы һәрвакыт үсештә!» Бу сүзләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин еш әйтә. Һәм бу чыннан да шулай. Моның тагын бер дәлиле - әле шушы көннәрдә генә район үзәгендә ачылган "Кайбыч" һөнәри-техник клубы. Аны ачу тантанасында Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, Татарстан Республикасының Армиягә, авиациягә һәм флотка булышлык күрсәтү буенча ирекле...

- Кайбыч районы быел оешуына 25 ел тулуны билгеләп үтте, - диде Альберт Рәхмәтуллин. - Шулай булса да, бездә ДОСААФ оешмасы юк иде әле. Бездә күрше районнардан килеп эшләделәр. Районда ДОСААФ­ның җирле бүлекчәсен оештыру үтенече белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иттек. Олы Кайбыч мәктәбе территориясенең ямен алып торган котельный урынында тулысынча яңартылган бина барлыкка килде. Анда машина йөртүчеләр, автобуслар кую өчен уңайлы шартлар тудырылган, укыту кабинетлары бар. Ә элеккеге автодром урынында барлык таләпләргә туры килүче полигон җиһазландырылды. Киләчәктә ДОСААФ­­ клублары районның барлык урта мәктәпләрендә дә булачак. Базасы район үзәгендә урнашкан, ә филиаллары, Олы Кайбычтан тыш, Федоровское, Олы Подберезье, Чүти, Хуҗа Хәсән мәктәпләре каршында эшләячәк. Кайбычлылар исеменнән Президентыбызга һәм сезгә, Радий Ренатович, күрсәткән ярдәмегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.
ДОСААФ региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе эшчәнлеге киң колачлы: аңа армиягә чакырылучы Россия гражданнарын хәрби-исәпкә алу белгечлегенә әзерләү дә, Татарстан яшьләренә хәрби-патриотик тәрбия бирү дә, республикада авиация, техник һәм хәрби-гамәли спорт төрләрен үстерү дә, күмәк һөнәр белгечләрен әзерләү дә керә. Шундый кирәкле һөнәрләрнең берсе - машина йөртүчегә ирекле җәмгыятьтә укып була. ДОСААФ каршындагы мәктәпләр Россия Кораллы Көчләре өчен төрле категориядәге транспорт чараларын йөртүчеләрне дә әзерли. "Кайбыч" һөнәри-техник клубының Автомобиль йөртүчеләр көне алдыннан ачылуы да символик мәгънәгә ия иде. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге заманда егетләр генә түгел, кызлар да машина йөртә. Ул барысына да юлларда һәрвакыт яшел ут януын теләде.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы да буларак, Радий Зарипов, барлык катнашучыларны тантаналы вакыйга белән котлады.
Заманында Татарстан Республикасы хөкүмәте автоклассларны урта гомумбелем мәктәпләрендә ачарга дигән карар кабул итте. Быел яңа карар дөнья күрде, анда республика Президенты инициативасын дәвам ителде: Тататарстанда йөз автокласс булдыру өчен акча бүлеп бирелде. Моңа кадәр ДОСААФ оешмасы булмаган районнарга игътибар юнәлтергә мөмкинлек ачылды. Бу атнада Кайбыч өчен дүрт яңа машина сатып алынды. ДОСААФта укып, безнең балаларыбыз олы тормышка әзерләнү мөмкинлегенә ия була - транспорт белән идарә итү хокукы бирүче таныклык та алалар.Бу мәктәпне тәмамлагач армиягә китәчәк егетләр өчен аеруча кирәк. Оборона оешмасы буларак, без ДОСААФта ел саен биш меңгә якын яшь кешене хәрби белгечлеккә укытабыз. Әлеге һөнәр белән җитештерү өлкәсендә дә, авыл хуҗалыгы тармагында да эшләргә мөмкин.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Кайбыч" һөнәри-техник клубы җитәкчесе Илдус Әхмәтҗановка яңа автомобильләрнең документларын тапшырды. Радий Зарипов туксан яшьлек Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов турында җылы сүзләр әйтте. Өлкән яшьтә булуына карамастан, актив тормыш рәвеше алып бара, әле дә машина йөртә икән. Октябрьнең салкынча көнендә узган чарага да җиңелчә киенеп кайткан - хәрби кительдән генә иде. Фронтовик елга ике тапкыр - 9 Майда һәм 9 декабрьдә Мәскәү Кремлендә була. Ул Билгесез солдат каберенә һәм башкаладагы Мәңгелек утка чәчәкләр сала. Герой Татарстан Президентының кайгыртуын тоеп яши. Радий Зарипов әйтүенчә, Борис Кузнецов Герой Йолдызын 17 яшендә Днепрны кичкәндәге һәм Киевны азат иткәндәге батырлыклары өчен ала. Сугыштан соң Львов өлкәсендә җиде ел бандеровчыларга каршы сугыша. Визит башында кунаклар иң элек ПЕ-8 бомбардировщигы макеты урнаштырылган Кайбыч мемориаль комплексында булдылар. Борис Кириллович - 1942 елда кавалерия клубын һәм автоклубны тәмамлаган өлкән осоавиахимовец (элек ДОСААФ шулай дип аталган). Тиздән аңа «Россия ДОСААФына 90 ел» медале тапшырылачак. Олы Кайбыч мәктәбендә узган очрашу вакытында ул укучыларны туган илебезнең патриотлары булырга өндәде.
- Кадерле дусларым! Сезгә карыйм да, сокланам: нинди матур безнең яшьләребез! - диде Борис Кузнецов, өлкән класс укучыларына мөрәҗәгать итеп. -Россиядә бар яктан да үрнәк булган республикабыз көннән-көн чәчәк ата. Гүзәл Татарстанда яшәвебез белән барыбыз да горурлана! Илебезгә белемле кешеләр кирәк, тырышып уку өчен сезгә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. 9 декабрьдә Мәскәү Кремленә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуга барырыга җыенам. Ул көнне ил башлыгы, тормышларын куркыныч астына куеп, Бөек Җиңүгә зур өлешен керткән барлык Советлар Союзы Геройларын хөрмәтләячәк. Без сезнең белән миллионлаган совет кешеләренең гомере бәрабәренә яулап алынган тыныч илдә яшибез. Сезнең бу тынычлыкның дәвамчылары булачагына ышанычым зур.
Тантана кунаклары, символик кызыл тасманы кисеп, эчкә узды һәм автокласслар белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев