Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кайбыч укучылары җәйге каникулда “IT-чемпион” бәйгесенең иҗади номинациясенә әзерләнә

Мәктәп укучылары, өлкәннәрне муниципаль хезмәтләр порталыннан (uslugi.tatarstan.ru) файдаланырга өйрәтеп, "Иң актив укучы" балл-рейтингында һәм "Татартсанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү" ижади номинациясендә катнаша ала.

Бәйгедә аларның программалаштыру, дизайн буенча да сәләтләре ачыла. Җиңүчеләр "Электрон хезмәтләр өчен иң яхшы баннер яки логотип", "Иң яхшы видеоролик", "Иң яхшы презентация", "ОС Android" өчен мобиль тәкъдим", "Интернет-тәкъдим" номинацияләре буенча билгеләнә. Иҗади эшләрне мәктәп администраторы "Татарстанда электрон мәгариф" мәгълүмати системасына урнаштыра. Һәр номинациядә ун җиңүчене билгеләгәннән соң, алар тавыш бирү өчен мәгълүмати системага куела. Интернет-тавыш бирү юлы белән иң югары балл җыйган өчәр укучы җиңүче дип табыла һәм iPad-mini га лаек була. Иҗади эшләр 3 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Беренче этапка йомгак 1 июньдә ясалган булса, алдагысы сентябрь, декабрьдә көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “ITчемпион”