Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Байморза авылында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган авылдашлары белән хушлаштылар

Байморза авылында Лазаревлар яшәгән йорт каршында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Иван Маркович Лазаревны соңгы юлга озаттылар.

Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Җантимеров алып барган матәм митингында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков, әфганның кырыс мәктәбен узган якташларыбыз, авыл халкы катнашты. 

Чыгыш ясаучылар Иван Лазаревны бары уңай яктан искә алды, әтисенең, апалары, туганнарының авыр кайгысын уртаклашты. 

Иван Лазарев махсус хәрби операция зонасына 2024 елда контракт буенча киткән. Ватан алдындагы бурычын үтәгән вакытта 2025 елның 24 гыйнварында геройларча һәлак булган. 

Иван Лазарев туган авылы Байморза зиратында җирләнде. Кабере янында хәрби училище курсантлары автоматлардан салют бирде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

10

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев