Чүтидән махсус операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм озатылды
Бүген районыбызның Чүти авылындагы шәхси эшмәкәр Дамир Шәрәфетдинов пилорамыннан махсус операция зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылды.
Лисичанск шәһәреннән махсус кайткан «КамАЗ» автомобиленә 15 куб. метр такта, төзелеш материаллары, район халкы акчасына сатып алынган эш кораллары, маскировка сеткалары, окоп шәмнәре, шәхси посылкалар җибәрелде.
Йөкне төяп озатуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Чүти, Иске Тәрбит, Мәлки, Ульянково, Олы Кайбыч авыл җирлекләре башлыклары, ир-егетләре катнашты.
-Бүгенге йөк Ульянково авылында туып -үскән, 2014 елдан бирле Украинада барган чуалышларда катнашучы,җирлек башлыгы Фәридә Сундурованың элеккеге укучысы Максим Карсаков үтенече буенча җибәрелде. Лисичанск шәһәрендә Максим, ТР вәкиле Фәнил Әһлиуллин белән күрешеп, блиндажлар төзү өчен төзелеш материаллары белән ярдәм итүен үтенгән. Фәнил Әнвәрович бу үтенечне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга җиткергән. Шул үтенеч нигезендә оештырылган ярдәм бу, — диде Рәмис Хәялиев.
Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов әйтүенчә, Дамир Шәрәфетдинов пилорамыннан махсус операция зонасына бу юлы унынчы тапкыр йөк җибәрелә.
Лисичанск шәһәрендә урнашкан хәрби часть старшинасы Андрей Шубин гуманитар ярдәм өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, Петр Таракановка, Дамир Шәрәфетдиновка, район халкына олы рәхмәтен җиткерде.
Җиңүнең безнең якта булачагына басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев