Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Югары Кошман мәчете имам-хатыйбы Фәрит Фәйзуллин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы IX Корылтае узды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район башлыклары, башка рәсми затлар, республиканың төрле районнарыннан килгән имамнар катнашында узган әлеге чарада ислам дине үсешенә зур өлеш кертүчеләрне бүләкләү тантанасы да узды.

Бүләкләнүчеләр арасында безнең районның Югары Кошман мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Фәйзуллин да бар. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аңа Рәхмәт хаты тапшырды.

«Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезгә Кайбыч районының Кошман авылында имам-хатыйб вазыйфасын нәтиҗәле башкарып, ислам дине үсешенә, мәхәллә халкының дини-әхлакый һәм рухи дәрәҗәсен үстерүгә зур өлеш керткәнегез өчен олуг рәхмәтемне җиткерәм. Раббул-Гыйззә үзегезгә, гаиләгезгә, якыннарыгызга күңел тынычлыгы, тән сәламәтлеге, бәхет-шатлык, тәүфыйк-һидаять, озын гомерләр насыйп әйләсен! Кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын», — дип язылган әлеге Рәхмәт хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев