Кайбычта терлек азыгы хәзерләүдә катнашачак техниканың әзерлеген карадылар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән ел саен яшел уракка чыгар алдыннан техниканың әзерлеге тикшерелә.
Махсус комиссия терлек азыгы урып-җыю техникасының, сенаж базларының, яшел масса ташучы автомобильләрнең, базда аны тыгызлап торучы тракторларның әзерлеген карый.
Безнең районда үзара тикшерүне «Татагролезинг» җәмгыятенең сату һәм сатып алулар департаменты директоры Алексей Салтыков рәислегендә комиссия уздырды. Үзара тикшерү барышында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Рәис Идрисов, министрлыкның нәсел эше һәм үрчетү бүлегенең әйдәп баручы белгече Рәмис Заһидуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, дәүләт техник күзәтүе бүлеге начальнигы Михаил Серебряков катнашты.
Барлык хуҗалыклардагы техниканы карап чыкканнан соң, комиссия 100 мөмкинлектән 95 балл туплаган «Август- Кайбыч» җәмгыятенә беренче урын бирде. 94 балл туплаган «Туган як -Агро» җәмгыяте — икенче, «Илсөя Җәләлиева» КФХсы — өченче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев