Борындыкта солдат исеме мәңгеләштерелде
Борындык төп мәктәбендә Украинада барган махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булган авылдашлары Рамил Тимершинның якты исемен мәңгеләштерү максатында элмә такта ачу тантанасы булды.
Әлеге тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, махсус хәрби операция ветераны, полковник Руслан Әфлиев, авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, Рамилнең әти-әнисе, туганнары, мәктәп коллективы, авыл халкы катнашты. Альберт Рәхмәтуллин һәм башка чыгыш ясаучылар Рамилне бары уңай яктан искә алдылар, герой ул үстерүләре өчен ата-анасына рәхмәт әйттеләр.
Чараны алып барган мәдәният йорты мөдире Илсинә Хөснетдинова батыр авылдашларының тормышы, сугышчан юлы белән таныштырды. Укучылар чыгыш ясады.
Митингта катнашучылар Рамил Тимершин истәлегенә куенган «Герой партасына» чәчәкләр салдылар.
«Искә алу кичәсе» мәдәният йортында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев