"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
Сабан туеның йөзек кашы булган милли көрәш үтәчәк келәм янына көч сынашырга теләгән малайлар, ир- егетләр җыелышып, исемлеккә языла башлады. Милли көрәш буенча баш хөкемдар Юрий Михайлов аларны үлчәү категорияләре буенча теркәп барды.
Сабантуйның быелгысы күңелләребезгә үзенең купшылыгы, бүләкләргә, төрле тамашаларга бай, булуы белән кереп калыр, мөгаен.
0