Сабантуйлы халык без!
Татар халкының ел буена сагынып көткән Сабантуе да килеп җитте. 11 июньдә Олы Кайбычтагы Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркында район Сабантуе узачак. 12 июньдә милли бәйрәмебез район авылларына күчә.
Сабантуйның быелгысы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елында уза. Әлеге бәйрәм уңаеннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
«Хөрмәтле хезмәт сөючән Кайбыч халкы, районыбыз кунаклары! Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән сезне борынгы бабаларыбыздан ук килүче милли бәйрәмебез - Сабантуе белән чын күңелдән тәбрик итәм! Татар өчен, кайда гына яшәсә дә сабан бәйрәменең символлары, традицияләре якын һәм кадерле. Сабантуйда элеккеге гореф-гадәтләр, җыр-биюләр, йолалар һәм уеннар бер-берсенә үрелеп бара. Бу - рухи бердәмлекнең көчле факторы. Әлеге күңелле бәйрәм халкыбызның матур традицияләренә, рухи хәзинәсенә, бай һәм үзенчәлекле мәдәниятенә үз катнашын тоярга мөмкинлек бирә. Авыллардагы Сабантуй мәйданнарында иң көчле батырлар очраша, мәдәният һәм сәнгать осталары чыгыш ясый, ат чабышлары уза. Бүген бу борынгы бәйрәм яше, милләте, тормыш хәле төрле булган йөзләрчә кешене үз мәйданына туплый. Авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыкты, терлекчелектә дә алга китеш бар. Быелгы Сабантуй барыбызның да күңелләрен күтәрсен, яшәү дәрте бирсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын! Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм муллык телим!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев