Олы Кайбычта йөзү буенча ярыш үткәрелде
«Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 2003-2007 елгы укучылар командалары арасында йөзү буенча "Күңелле стартлар" ярышы үткәрелде.
Ярышта барлыгы ун команда катнашты - Кече Мәме, Кошман, Мәлки, Иске Чәчкаб, Хуҗа Хәсән, Олы Урсак, Чүти мәктәбеннән берәр, ә Олы Кайбычтан өч команда. Нәтиҗәдә, Олы Кайбыч мәктәбенең Булат Михайлов,...