Олы Кайбычта йөзү буенча ярыш үткәрелде
«Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 2003-2007 елгы укучылар командалары арасында йөзү буенча "Күңелле стартлар" ярышы үткәрелде. Ярышта барлыгы ун команда катнашты - Кече Мәме, Кошман, Мәлки, Иске Чәчкаб, Хуҗа Хәсән, Олы Урсак, Чүти мәктәбеннән берәр, ә Олы Кайбычтан өч команда. Нәтиҗәдә, Олы Кайбыч мәктәбенең Булат Михайлов,...
«Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 2003-2007 елгы укучылар командалары арасында йөзү буенча "Күңелле стартлар" ярышы үткәрелде.
Ярышта барлыгы ун команда катнашты - Кече Мәме, Кошман, Мәлки, Иске Чәчкаб, Хуҗа Хәсән, Олы Урсак, Чүти мәктәбеннән берәр, ә Олы Кайбычтан өч команда. Нәтиҗәдә, Олы Кайбыч мәктәбенең Булат Михайлов, Камилә Гарәфетдинова, Ләйлә Зиннәтуллина һәм Рәмис Нигъмәтуллин составындагы командасы беренче урынны яулады. Мәлки, Хуҗа Хәсән мәктәпләре командалары - икенче-өченче урыннарда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев