Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Милләтебезнең асыл улы

- "Туган җирем - Кайбычым" китабында мине Чүтидә туган дип язсалар да моңа һич кенә дә үпкәләмим. Әтием Миңгали Галимҗа­новның туган авылы ул. Ә үзем Әстерхан шәһәрендә туып-үстем. Борынгы бабаларымның туган ягы белән горурланып яшим мин, - диде Хәлил Галимҗанов минем белән очрашуында.

Казанга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан үткәрелгән өлкәннәр һәм балалар арасында йогышлы авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау буенча төбәкара фәнни-практик конференциягә кайткан җиреннән Кайбычка да кайтып килергә җай таба ул. Хәлил Миңгали улы - Әстерхан дәүләт медицина академиясе ректоры, медицина фәннәре докторы, Россия Федерациясенең атказанган врачы, РАЕН академигы, профессор. Фәнни мәк­тәп­ләргә ярдәме өчен Россия Федерациясе Президенты грантына лаек булган. Ул 2009 елның иң яхшы ректоры, Европа галиме, "Меңьеллык кешесе - 2010" исемен алган, Р.Кох медаленең мактаулы лауреаты, "Академик С.П.Королев" медале, "Әстерхан өлкә­сенә керткән уңышлары өчен" ордены белән бүләкләнгән, Ингушетия Республикасының атказанган врачы, "Бердәм Россия" партиясенең төбәкара Советы әгъзасы.

Академиядә йогышлы авырулар кафедрасы белән дә җитәкчелек итә. Нәсел җепләре Кайбыч төбәгенең Чүти авылына барып тоташучы Хәлил Мингалиевич әнә күпме дәрәҗәләргә лаек булган. Чын мәгънәсендә милләтебезнең асыл улы ул.Чүтидә әтисенең бертуган сеңлесе Камилә апа Алиева үзенең тормыш иптәше Нурулла абый белән гомер кичерә. Кичтән кайтып, икенче көнне кабат юлга кузгалган Хәлил ага туганнары белән күрешергә, Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбендә булырга, авыл мәчетенә кереп, бабалары рухына сәдака бирергә дә өлгерә.

- Гади авыл мәктәбенең шул дәрәҗәдә төзек булуына, заманча җиһазлануына, техника белән тәэмин ителүенә сокландым. Дәүләт стандартларына туры килерлек белем алырга бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган анда. Менә шуннан соң, Россиядә мәктәпләр таркалып бара, дигән сүзләрнең уйдырма икәнлегенә тагын бер тапкыр төшенәсең. Кайбычтан матур хатирәләр белән китәм, - диде профессор.

Әстерхандагы медицина академиясенә Индия, Бангладеш, Иордания, Иран, Сирия, Ливан кебек 200дән артык чит илдән килеп укыйлар. Академиянең халыкара элемтәләр бүлеген Хәлил Галимҗановның кызы Азиза Ахминеева җитәкли.

Медицинага, йогышлы авыруларны профилактикалау­га багышланган бик күп фәнни эшләр авторын Кайбыч муниципаль районы башлыгы Җәүдәт Гаффаров үзендә кабул итте. Ата-бабаларының кендек каны тамган туган җирен сагынып кайткан Хәлил Галимҗановка ул быелгы уңыштан пешерелгән Кайбыч икмәген тапшырды.

Якташыбызның татар телендә мишәр акценты белән иркен сөйләшүенә дә игътибар итмичә калмадым.

- Тормыш иптәшем Равилә Мәкъсутовна да Әстерхан кызы, врач, әнисе Татарстаннан, телне яхшы белә. Кызларыбыз Азиза белән Алия дә безнең юлдан китте. Туган телне, гореф-гадәтләрне белү - кешене бизи генә ул, - диде әңгәмәдәшем саубуллашканда.

Әстерхан мәктәбендә бер класс та татарча укымаган, күбрәк рус мохитында тәрбияләнгән миләтпәрвар якташыбызга сокланмыйча мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбицы Чүти “Туган җирем – Кайбычым” китабы

2
X