14 февраль – кызыл розалы бәйрәм
Авылга кайткач шкафның бер почмагыннан мәктәп елларында язылган дәфтәрләремне табып алдым. Истәлекләр...
Берсе яшел тышлы, берсе - кызыл, зәңгәре дә бар араларында. Һәркайсына төрле-төрле наклейкалар беркетелгән, битләре журналлардан кисеп алынган чәчәк, йөрәк рәсемнәре белән чуарланган. Калын дәфтәрнең һәр бите саен шигырь юллары, теләкләр, төсле сурәтләр... Менә бу җырның сүзләрен эзләп и аптырган идем дә соң ул вакытта! Дус кызым каян табып алгандыр - сырлап, бизәкләп әлеге җыр куплетларын бүләк иткән. Ул арада дәфтәрләр арасыннан җәй, көз исләрен үзенә сеңдергән кипкән ромашка чәчәкләре, имән, тупыл, кура җиләге яфраклары коелды... Әнә шулай һәр бәйрәм якынлашкан саен башланган истәлекләр дәфтәре кулдан-кулга йөри, үзеңә ахырдан гына кайтып керә иде. Әле аны башта укымыйсың, берничә көн саклап йөртәсең. Инде барлык дусларың, сыйныфташларың теләкләрен язып, соңгысы нокта куйгач кына өйгә кайтып, арканы җылы мичкә терәп, якын кешеләреңнең йөрәк җылысын, күңел назын, ихлас сүзләрен үзенә сеңдергән үтә дә кадерле әлеге дәфтәрнең, менә, беренче битен дә ачасың. Тәмен белеп. Яратып. Сыйпап. "Киләчәк тормышыңда бары тик бәхетләр телим"... "Дуслыгыбыз озын гомерле булсын"... "Юллар аерылса да бер-беребезне онытмыйк!"... Әнә шундый самими дә, ихлас та, эчкерсез дә теләкләр. Дәфтәрләрдән открыткалар калышмады. Хәзергесен белмим, әмма без мәктәптә укыган елларда дус-ишләр белән открытка алышу бик тә модада иде. Бер генә бәйрәм дә открыткасыз узмады безнең. Әле дә ул чорларның кадерле ядкаре булып саклана алар. Әйе, кайчандыр открыткалар зур дәрәҗә казана иде, ә хәзер - "валентинка"лар.
Ярата, яратмый, ярата...
Сер түгел, гыйнвар аеннан февральгә адым ясау белән яшь-җилкенчәк, мәктәп укучылары канатлана-канатлана "Валентин көне"нә әзерләнә башлый. Мәктәпләрдә дә кызу эш өсте: кызлар кулында - сөю-сәгадәт турындагы шигырьләр җыентыклары, кәрәзле телефоннардан, шалтыраган саен, мәхәббәт җырлары "агыла", балалар кәгазь кисәкләрен йөрәк рәвешенә кертеп кисә. Коридорның уртасына зур "почта әрҗәсе" куела. 14 февраль көнне исә нәни почтальоннар, сыйныф саен йөреп, валентинкаларны ияләренә ташый. Укуда, дәресләрдә гамь калмый инде бу чорда! Кызлар, күптән күз атып йөргән егетләреннән мәхәббәт открыткалары көтеп, эчтән генә сыза, егетләр өчен дә күңелләренә ошаган кызыкайга хис-кичерешләрен аңлату өчен менә дигән ысул бу. Гашыйклар көне дигәннән, 14 февраль якынлашкан көннәрдә күңелдә бер күңелсез хатирә яңара. 10 сыйныфта укыган чагыбыз. Әле Вәли көне мәктәпкә үтеп керергә генә маташа. 11 сыйныф егетләре, кызлары шартын китереп "Мәхәббәт әрҗәсе"н дә ясап куйганнар. Барыбызның да "бурычы" - валентинкалар белән шул тартманы тутыру. 5-7сыйныф укучылары, бүлмәдән бүлмәгә йөреп, авторсыз "йөрәкләрне" өләшә дә башлады. Дәресләр инде тәмамланып килә. Тик, гөнаһ шомлыгы, сыйныфыбыздан бер кызга гына килми дә килми бит көткән валентинкасы. Тәнәфес саен кыбырсый-борчыла, "почтальоннарны" тыны белән тартып китерердәй булып көтте. Әмма... Тәмам сөмсере коелды, кәефе кырылды дустыбызның, елар дәрәҗәгә җитте. Ярый әле арабыздан беребезнең дәфтәре эчендә язылмаган валентинкасы калган. Кызыкаебыз күрмәгәндә, хәрефләрне ничек тә кәкрерәк, эрерәк язарга тырышып (имеш, егет кулы белән язылган!), бер-ике җөмлә сырладык та сумкасына салып куйдык. Сумка төбеннән әлеге "йөрәк"не табып алгач ничек куануын күрсәгез иде сез аның! Аңардан да бәхетле кеше юк сыман тоелды безгә.
Кемгә - бәйрәм, кемгә - акча
Әлеге мәхәббәт бәйрәме алыпсатарларның, эшмәкәрләрнең кесәләрен ярыйсы гына калынайта. Яңа ел шаукымы узарга да өлгерми, алар инде Гашыйклар көненә хәстәрлек чараларын күрергә тотына. Эреле-ваклы сәүдә нокталары, кибет киштәләре кызыл төстәге плюш йөрәкләр, фәрештә формасындагы сувенирлар, иге-чиге булмаган "валентинкалар" белән тула. Узган ел сатылмый калганнары да, күпмедер бәя өстәлеп, янә сатуга чыгарыла. Бер кибеттә шундый кызыклы бүләк күрдем: кабыгына, кырып, "Я тебя люблю" дип язылган кызыл алмалар... Һәркайсы аерым капларга салынган...
Чәчәк кибетләре дә шактый гына табыш кертә 14 февральдә - кызлар өчен егетләрдән иң матур бүләк ич ак хризантемалар, алсу, кызыл розалар.
Статистика күрсәткечләренә күз салсаң, Вәли көненә багышлап алынган открыткалар, йомшак уенчыклар сан ягыннан хәтта Яңа елны да уздыра икән. Тере чәчәкләр, шоколад һәм конфетлар да открыткадан кимен куймый. Әлеге көннең исеме генә дә ни тора бит - Гашыйклар көне! Барыбыз да ярата, барыбыз да кадерле кешесенә игътибар күрсәтергә теләп, кибетләр буйлап чаба, бүләк эзли. Ә сәүдәгәрләргә шул гына кирәк - шактый мая туплап калырга менә дигән көн бу!
Җырларда җырланган мәхәббәт әнә шулай акча да китерә икән...
Ә тарих ни сөйли?
Халык телендә, дөресрәге яшьләрнекендә яратып кабатланган легендар изге Валентин бәйрәменең тарихына күз салсак, Европада ул 13нче гасырдан бирле 14 февральдә билгеләп үтелә, Америка Кушма Штатларына - 1777, ә Россиягә 1990 еллардан үтеп кергән. Ни өчен соң ул шулай зурлап Гашыйклар көне дип атала? Моның инде ничә гасырлар буена яшәп килгән үзенә бер легендасы да бар. Тарихы җепләре исә борынгы Италиягә барып тоташа.
Император Клавдий 2 тарих буенча кырыс кануннар белән идарә иткән Рим императоры буларак билгеле. Ир-егетләрнең сөйгән ярларыннан, хатыннарыннан, балаларыннан аерылырга теләмәүләре император өчен зур кайгыга әверелә. Аның фикеренчә, гаилә ирләрне өйгә бәйли һәм нәтиҗәсе булып дәүләтнең сугышка керерлек көчле армиясе таркала. Шул сәбәпле, Клавдий 2 үзе идарә иткән империядә өйләнешүне тыючы Указ чыгара. Нәкъ шул чорда Рим империясенең Терни шәһәрендә Валентин атлы рухани яшәве мәгълүм. Ул фәнни тикшеренүләр һәм шәхси медицина практикасы белән шөгыльләнә. Әлеге рухани, императорның Указына колак салмыйча, берсен-берсе яраткан һәм өйләнешергә теләгән яшь парларны яшерен рәвештә ярәшүен дәвам итә. Явыз теллеләр аркасында "законсыз гаилә кору" хакында белеп алган император Валентинны кулга алырга куша һәм җәзалап үтерергә боера. Яшь рухани төрмә башлыгының сукыр кызы Джулиягә гыйшык тотып йөргән була. Хәтта аңа багышлап шигырьләр дә иҗат итә. Зинданда чагында да кызга булган сөюе йөрәгеннән чыкмый. Джулия үзе дә егеткә мәхәббәт белән җавап бирә. Риваять буенча Валентин могҗизалы рәвештә кызның күзләрен дә дәвалый.
270 елның 14 февралендә Валентин сөйгәненә үзенең соңгы сәламен - шигырь юллары язылган хатын тапшырырга өлгерә. Хатның ахырына "Сезнең Валентин" дип имзалый. Һәм нәкъ шул көнне ул җәзалап үтерелә. Валентинны Римдәге Изге Праксидис чиркәвендә җирлиләр, ә изге йортның капкасын "Валентин капкасы" дип атап йөртә башлыйлар. Соңрак чиркәү аны изге зат дип игълан итә, гашыйк парлар телендә дә әлеге рухани изгеләштерелә.
Ә борынгы Римдә 14 февраль - зур әһәмияткә ия көн булган, чөнки бу көн Рим империясендә Юнона атлы Мәхәббәт алиһәсенә хөрмәт йөзеннән бәйрәм көн дип игълан ителгән. Валентинның да үтерелү датасы нәкъ шул көнгә туры килгән. Шуннан бирле кешеләр ел саен Валентинны искә алганнар һәм Гашыйклар көнен бәйрәм итәргә гадәтләнгәннәр. Бәйрәм бүгенге көнгә кадәр онытылмаган, киресенчә, халык, аеруча яшьләр арасында киң таралды. Гашыйклар көнендә бүләкләр бирешү, "валентинка"лар тарату да бер гадәткә әверелде.
Изге Валентин көненең символы булып кызыл роза чәчәге санала. Борынгы грек легендасы буенча, мәхәббәт алиһәсе Афродита сөйгәне янына ашыкканда ялгыш ак роза куагына баса һәм аның чәнечкеләренә аягын яралый. Җәрәхәтеннән каны тамган розалар кызыл төскә керә һәм мәңгегә шундый булып кала. Валентин көнендә ир-егетләр сөйгәннәренә нәкъ менә кызыл розалар бүләк итәләр дә икән. Чөнки алиһә каны тамган әлеге чәчәкләр генә иң кайнар сөюне йөрәктән йөрәккә җиткерерлек көчкә ия икән, имеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев