Кайбычта «Ак калфак»лылар һәм ветераннар Советлары рәисләре табигать кочагында ял итте
Җәйнең иң эссе, иң матур һәм эшнең дә кайнап торган чоры узып бара. Аллага шөкер, көннәр бик матур тора. Җиләк-җимеш мул уңды, болын тулы чәчәкләр, дару үләннәре...
Үлән чәе дигәч тә, әлбәттә инде, безнең күз алдыбызга иң элек мәтрүшкә килеп баса. Җырларда җырланган туган як байлыгы ул. Әби-бабаларыбыз мондый чәйне тәмле булганы өчен генә түгел, файдасы тисен дип кулланган.
Җәйнең бер көнендә районыбызның "Ак калфак" оешмасы хатын-кызлары Борындык авылы мәдәният йорты мөдире Илсинә Хөс нетдинова һәм Зөлфия Сафиуллина җитәкчелегендә "Эх җәйләре, җәйләре – мәтрүшкәле чәйләре" дип исемләнгән “Мәтрүшкә” бәйрәме уздырды. Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган бу бәйрәмгә, Шүширмә, Борындык һәм Олы Кайбыч аккалфаклылары белән бергә, җирлекләрдәге ветераннар Советы җитәкчеләре дә чакырулы иде. Анда татар, рус, чуваш, керәшен авылларында яшәүчеләр катнашты. Төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, аларны бердәмлек, дуслык берләштерә.
Әлеге күркәм чара туган ягыбызның матур бизәге булган Борындык авылы янында урнашкан Чулпанка болынында узды.
Кайбыч ягы табигате белән дә гүзәл. Болынга аяк баскан хатын-кызлар, мондагы матурлыкка сокланып, табигать кочагына чумды. Болын бит әле ул җиләк, мәтрүшкә җыю урыны гына түгел, андагы төрле төстәге гаҗәеп матур чәчәкләрнең, үләннәрнең, агач яфракларының хуш исеннән баш әйләнә.
Вакытны заяга уздырмыйча, тиз арада һәркем эшкә кереште. Кемдер мәтрүшкә, җиләк җыйды, кемдер самавыр куеп җибәрде. Күп тә узмады, кунак ларны чәй табынына чакырдылар. Без бу матур чараны көтеп алдык, шуңа да ныклап әзерләндек. Һәр авылның уңган хатын-кызы тәм-том пешереп килгән. Табында чәк-чәк, кош теле дә, торт та бар, пылау, җиләк-җимеш, пәрәмәч-пироглар да мулдан. Мәтрүшкәле үлән чәен эчәргә төрле вареньелар да алып килгәннәр. Шифалы чәйләр эчеп, тәмле ризыклар белән сыйландык. Олы Кайбычтан Гөлшат Әхмәдуллина баянын да үзеннән калдырмаган, сыздырып уйнап җибәргәч, барысы да җырга кушылды. Җырлап, биеп, уеннар уйнап, табышмак лар әйтешеп рәхәтләнеп ял иттек.
Борындык, Шүширмәдә яшәүчеләр бәйрәмгә килгән кунакларга мәтрүшкәне кышкылыкка дөрес киптерү тәртибен дә аңлатты, бәйләмнәргә дә җыеп күрсәтте. Ниндие генә юк анда – чугы белән җир җиләге кушылганы да, төрле файдалы үләннәр өстәлгәне дә.
– Мәтрүшкәне чәчәк букетыдай бәйләп, кышкылыкка киптерергә әзерлибез. Салкын кышларда мәтрүшкәле чәй, җиләк белән сыйланабыз. Әле көз көне, гөлҗимешләр өлгергәч, йөзем коймагы киптерәбез. Аны чәй урынына эчәбез, бик файдалы, – дип сөйләде алар.
– Мәтрүшкә җыйганда уй-хисләрем белән бала чагыма кайтып килгәндәй булам. Әни белән җиләккә баргач, чиләкләребез тулып, кайтыр якка борылганда, йөгерә-йөгерә зәңгәр мәтрүшкә җыя идек. Әни дә кочагына шул мәтрүшкәләрне кыскан . Бер кулыбызда җиләк тулы чиләк, ә икенчесендә шухуш исле үлән була иде, – диде “Ак калфак” оешмасының Борындыктагы җитәкчесе Зөлфия Сафиуллина. Әни җиләк җыйган арада, мәтрүшкәләрнең зәңгәррәк, хуш ислерәк күренгәннәрен өзәм дә, мәтрүшкә бәйләмнәрен зур куак булып үсеп утырган ат кузгалаклары, озын әремнәр янына куеп барам. “Әй, рәхмәт инде сиңа, кызым, дип,
шуларны соңыннан бер кочак җыеп алып кайта иде әни. “Кышның бавыры озын ул, кар астыннан карга күзе дә табып булмый. Мәтрүшкәне каен себеркесенә кыстырып бәйләсәң дә бик файдалы”, – дип әйтә торган иде. Чыннан да, Аллаһы Тәгалә биргән байлык бит ул, җиләкле, мәтрүшкәле болын-кырлар.
Бу очрашуда без татар халкының мәтрүшкә җыю милли йоласын күрдек. Халкыбызның борынгы йоласыннан күренгәнчә, халкыбыз хезмәттән, үзара күмәкләшеп эшләүдән ямь таба. Мондый күркәм йолаларыбыз дәвамлы, киләсе елларда да шулай җыелып, күңелле ял итеп кайтырга насыйп булсын.
Җәмилә Сәгыева,
"Ак калфак" оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев