Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Татарстанда балаларга игътибар зур

Татарстанда балалар туу һәм тәрбияләү өчен уңайлы шартлар булдыра торган көчле күп дәрәҗәле система гамәлдә. Яшь буынга инвестицияләр - ул бөтен Татарстан дәүләте сәясәтенең стратегик юнәлеше, республиканың киләчәктәге иминлеге һәм уңышы. Заманча балалар бакчалары һәм мәктәпләр, секцияләр һәм түгәрәкләрнең киң челтәре, балалы гаиләләргә социаль ташламаларның нәтиҗәле системасы - боларның барысы...

Соңгы елларда балалы гаиләләрнең мөһим проб­лемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән уннан артык проект тормышка ашырылган. Күп балалы гаиләләр- аерым игътибар үзәгендә. Аларның саны ел саен арта бара. Бүгенге көндә Татарстанда 32 меңнән артык шундый гаилә бар.
Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүгә субсидияләр, шифаханә һәм лагерьларга бушлай юлламалар бирү, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә азык белән тәэмин итү - өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә күрсәтелүче ярдәм чараларының бер өлеше генә әле. Татарстан күп балалы гаиләләргә торак төзелеше өчен җир участогы бүлеп бирү буенча да Идел буе федераль округында беренче урында. Республикада 25,5 меңнән артык гаиләгә җир шәхси милек итеп бирелде.
Федераль законнар нигезендә бирелгән ярдәмнән тыш, республикада өстәмә программалар тормышка ашырыла. Татарстан Рес­публикасы Президенты Указы нигезендә, 2008 елдан башлап, берьюлы өч яки өчтән артык баласы туган гаиләгә, һәрбер балага 10000 сум күләмендә бер тапкыр пособие бирелә. Балалары 1,5 яшькә җиткәнче һәрберсенә ай саен 1000 сум пособие түләнә. Биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан үрнәк аналар "Ана даны" медале белән бүләкләнә. Медальгә лаек булучыларның һәр баласына 5000 сум исәбеннән бер тапкыр акча да бирелә.
Балаларыбызның киләчәгенә ышанычның мөһим факторы- тотрыклы һәм нәтиҗәле мәгариф системасы. Белем бирү сыйфаты буенча Татарстан биш лидер төбәк арасында. Республикада тиңдәше булмаган инновацион мәгариф технологияләре барлыкка килә. Татарстанның яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен үстерүдә ярдәм итү системасы бөтен Россиягә үрнәк итеп куярлык. Яшь талантларны ачу буенча республиканың барлык төбәкләрендә дә мәйданнар барлыкка килә. 2012 елдан башлап, Татарстан территориясендә 14 яшьләр инновацион иҗат үзәге эшли. Яр Чаллы шәһәрендәге IT-парк базасында "Кванториум" балалар технопаркы ачылды. Россиядә ике генә шундый мәйданчык бар.
Гомумбелем бирү мәктәп­ләренең матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә. Татарстан Республикасы Президенты инициативасы нигезендә 2012 елдан мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү программасы гамәлгә керде. Бу вакыт аралыгында республикадагы 780 мәктәп һәм балалар бакчасы яңартылды. Россия өчен тиңдәше булмаган программа мәктәп мәгарифе инфраструктурасын үстерүдә үрнәк булды.
Бүгенге көндә республика җитәкчелеге укучыларны икенче сменада укытуны мөмкин кадәр киметү бурычын куя. Бала туу күрсәткече буенча Татарстан күп кенә төбәкләрне узса да, укучыларның сигез проценттан артыгы гына кичке якта укый. Соңгы биш ел эчендә утыздан артык яңа мәктәп төзелде. Якын киләчәккә куелган максат - тулысынча бер сменалы укытуга күчү.
Балалар бакчаларында чират мәсьәләсе дә уңай хәл ителде. Соңгы өч елда 3-7 яшькә кадәрге барлык сабыйлар да анда урыннар белән тәэмин ителде. Республикада мәктәпкәчә белем бирү системасын модернизацияләү программасы кысаларында биш ел эчендә 200гә якын балалар бакчасы төзелде, 55е төзекләндерелде һәм 80нән артык өстәмә группа ачылды, 45,5 мең мәктәпкәчә белем бирү урыннары барлыкка килде. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Россия Федерациясендәге биш лидер арасына керә. Республикадагы заманча балалар бакчалары нәниләрнең әти-әниләре эштә булган чакта вакыт үткәрү урыннары гына түгел. Анда иң алдынгы мәгариф программалары тормышка ашырыла, сабыйларның сәләтен үстерәләр, мәктәпкә әзерлиләр.
Россиянең спорт яратучы төбәге булган Татарстан өчен балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен тиешле шартлар тудыру мөһим. Соңгы елда гына да сигез балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе ачылды. Үсмерләр җитмештән артык спорт төре белән шөгыльләнә. Спорт мәйданчыклары төзү буенча тиңдәше булмаган Президент программасы гамәлгә ашырыла.Республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә 2013-2015 елларда 500 спорт мәйданчыгы сафка басты. Бу программа 2016 елда да дәвам итә.
Дәүләт сәясәтенең аерым юнәлеше - ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар турында кайгырту. Республика бу проблеманы хәл итүнең үз юлын тапты - ятимнәрне гаиләләргә урнаштыра башладылар. Соңгы ике елда дүрт балалар йорты ябылды. Алар урынына ятимнәрне гаиләгә урнаштыруга ярдәм итүче үзәкләр ачылды. Сайлаган юлның дөрес булуын статистика мәгълүматлары раслый: ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган нарасыйларның 0,04 проценты гына ятимнәр йортында яши.Калганнарын изге күңелле кешеләр үз канатлары астына алды.
Гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү, үсеп килүче яшь буын турында бар яклап кайгырту -дәүләт сәясәте генә түгел, ә Татарстан фәлсәфәсе. Ул республика халкының күп гасырлык гореф-гадәтләренә һәм әхлакый принципларына нигезләнә.
Кайбычта балаларга уңай шартлар тудырыла
Кайбычта балаларның һәрдаим игътибар үзәгендә булулары турында сөйләп тору артыктыр. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә алар өчен бөтен шартлар да тудырыла.
Дөньяга аваз салган һәр нарасыйга шатланабыз, чөнки демографик хәлне яхшыртырга кирәк. Узган ел район үзәк сырхауханәсенең бала тудыру бүлегенә капиталь ремонт ясалды, анда ана һәм бала сәламәтлеген кайгырту өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Сабыйлар авырып китсә, прививка вакыты җитсә, аларны авыллардагы фельдшер-акушер­лык пунктларына алып киләләр. Райондагы ФАПларның утызы да яңартылды, шул исәптән, алты яңа модульле пункт төзелде, аларның икесе күпфункцияле үзәкләрдә урнашкан.
Бала тәрбияләүче гаиләләргә төрле социаль ярдәм чаралары күрсәтелә.
- Безнең районда күп балалы 228 гаиләдә 741 бала үсә, - диде Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбычтагы 22нче бүлеге мөдире Исламия Нигъмәтуллина. - Алар дәүләт тарафыннан бирелүче социаль яклау чараларыннан тулысынча файдалана: коммуналь хезмәтләр өчен социаль нормативның 30 проценты күләмендә субсидия­-ташлама ала, алты яшькә кадәрге балаларга дарулар өчен, ә 6-18 яшькә кадәрге укучыларга юлда йөрү өчен субсидия бирелә, 117 укучының әти-әнисе мәктәптә кайнар аш өчен түләүдән азат.
Декрет ялыннан эшкә чыгарга җыенучы аналарга да борчылырга нигез юк: балалар бакчасында урыннар җитәрлек.
Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров әйтеп узганча, райондагы 19 балалар бакчасына 479 бала йөри. 2014-2015 уку елында анда-467, ә 2015-2016 елда 474 сабый йөргән.
Бәрлебашыннан Алия һәм Марат Фәхриевларның балалары Кече Кайбычтагы "Сандугач" балалар бакчасына йөри.
- Марсельгә биш яшь ярым, ә Исламга дүрт яшь тулды. Алар бакчага шатлана-шатлана баралар, -ди Алия. - Мин үзем анда тәрбияче ярдәмчесе булып эшлим. Балалар иркен залларда рәхәтләнеп уйныйлар, тәмле ашыйлар, вакытында йоклыйлар. Аларның беренче класска әзерлекле баруларына да сөенәм.
Укытучыларның август киңәшмәсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үсеп килүче яшь буынны кайгыртуның өстенлекле юнәлеш булуына басым ясады.
- Соңгы елларда безнең районда җиде мәктәпкә республика бюджетыннан 18 миллион 592 мең сумлык ремонт ясалды. Балалар бакчалары, башлангыч мәктәпләр яңартыла, яңа спорт мәйданчыклары сафка баса, - диде ул.
Укучыларның җәйге ялын оештыру, сәламәтләндерү, мәшгульлеген тәэмин итү- төп бурычларның берсе. Бу җәйдә мәктәпләрдә 17 көндезге лагерь, дүрт ял һәм хезмәт лагеры эшләде. Аларга 454 укучы йөргән. Стационар лагерьларда-38, шәһәр яны лагерьларында 91 бала ял иткән. Мәшгульлек үзәге аша 80 яшүсмер эшкә урнаш­тырылган.
Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлекне ныгыта, яшүсмерләрне тайгак юлга кереп китүдән саклый.
- Авылларыбызда республика программасы буенча тугыз спорт мәйданчыгы төзелү балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен яңа мөмкинлекләр ача, - диде район яшьләр сәясәте, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Юрий Михайлов. - Бадминтон, хоккей, тимераякта йөгерү, йөзү, волейбол, өстәл теннисы укучыларның яраткан уеннарына әйләнде."Кайбыч" ярымябык боз мәйданы җәй көне дә эшли: мини-футбол буенча матчлар, кич дискотека уза. Ә "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы районның визит карточкасы ул.
Мәктәпләрдә спортның нәтиҗәлелеге буенча республикада үткәрелгән бәйгедә Кайбыч дүртенче урынны яулады. Бездә район күләмендә илледән артык ярыш, "Президент спорт уеннары", "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы, "Президент ярышлары" үткәрелгән. Димәк, спорт мәйданчыклары буш тормый.
Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 1390 бала шөгыльләнде. Алар төрле түгәрәкләргә йөри. Өстәмә белем бирү буенча да район дүртенче урында.
Балачак бәхетле булсын өчен алда да күләмле эшләр башкарылачак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев