Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбыч механизаторлары техниканы кышка әзерли

Басуларда игеннәр җыелып, көзге культуралар чәчү төгәлләнүгә механизаторлар үзләре эшләгән техниканы чистартып, тәгәрмәчләрен акка буяп кышкы саклыкка куя.

Район хуҗалыкларында куәтле һәм кыйммәтле техника эшли, шуңа да аларга сакчыл караш таләп ителә. Финанс яктан кризис һәм кыйммәтчелек заманында яңа авыл хуҗалыгы машиналары алу бик кыйммәткә төшә. Кайбыч игенчеләре моны аңлап эшли. Техниканы кышкы саклыкка кую буенча үткәрелгән үзара тикшерү шуны раслады.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән һәр елны үткәрелүче бу җитди тикшерүдән бер генә хуҗалык та читтә калмый. Безнең хуҗалыкларны "Татагрохим" җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин җитәкчелегендәге комиссия бәяләде. Алар танышуны Хуҗа Хәсән авылыннан башлап җибәрде "Ак Барс Кайбыч-3" җәмгыяте директоры Юрий Осипов әйтеп узганча, бар техникалары да шушында тупланган. Механизаторлар тырмаларны ремонтлауны төгәлләгән, хәзер чәчкечләрне көйлиләр. Комиссия аларның хезмәт хаклары, эш шартлары, запас частьләр белән тәэмин ителешләре белән кызыксынды. Урып-җыю комбайннары (алар биредә унике) машина-трактор паркындагы ангарга кертеп куелган. Чит илдә эшләнгән техникалары- ындыр табагындагы ангарда. Машина-трактор паркы һәм ындыр табагы территориясендә дә тәртип.
"Подберезье" хуҗалыгында да комбайннар, чәчкечләр саклыкка куела башлаган. Ләкин техника паркын тәртипкә китерәселәре бар әле.
"Ак Барс Кайбыч-2" җәмгыяте җитәкче-белгечләре, механизаторларының эшчәнлеге дә комиссия­дә уңай тәэсирләр калдырды. Җитәкчеләре Рифкать Басыйров белән берлектә авыл хуҗалыгы продукция­сен мөмкин кадәр күбрәк җитештерүне максат итеп эшләүче хуҗалык хезмәтчәннәре киләсе елда да мул уңыш алуны бүгеннән үк кайгырта. "Ак Барс Кайбыч-1"нең дә бар техникасы Мөрәледә тупланган. Директорлары Илгиз Саттаров әйтүенчә, комбайннарының икесе бүгенге көндә орлыкка калдырылган күпьеллык үләннәрне суктыра. Чит илдә эшләнгән ике тракторга әлегә запас частьләр көтәләр.Тракторларның күбесе туңга сөрүдә катнаша, машиналар силос салуда катнаша.
"Яңа юл" хуҗалыгында да авыл хуҗалыгы, бөртек урып-җыю техникасы сак-лыкка куелган. Туңга сөрү дәвам итә, силос та салалар.
Күптән түгел Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында техниканың кышкы саклыкка куелышын карадык. Сездә эш күпкә яхшырак оештырылган. Кайбычлыларның ел саен мондый чараларга җитди әзерләнә. Шуңа да кыр эшләре барышында техникагыз сынатмый. Димәк, җир кадерен беләләр, - диде комиссия рәисе Наил Гобәйдуллин.
Комиссия, барлык уңай, кимчелекле якларны исәпкә алып, нәтиҗәләр ясады: мөмкин булган 170 баллдан 161әр балл туплаган икенче-өченче җәмгыятьләргә беренче урын бирелде. "Ак Барс Кайбыч-1" алардан бер баллга гына калышты. "Яңа юл" хуҗалыгына - 149, "Подберезье"га - 146 балл куелды. Район буенча уртача балл - 155. Көннәрнең җылы, коры саклануы калган кимчелекләрне бетерү өстендә эшләргә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч механизаторлары техниканы кышка әзерли