Кайбыч сөт җитештерү буенча республика күләмендә өченче урынга чыкты
Авыл хуҗалыгы

Кайбыч сөт җитештерү буенча республика күләмендә өченче урынга чыкты

Кайбыч уңганнары хәзер Әтнә, Саба районнарыннан гына калыша.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында да алдынгы һәм арт­та сөйрә­лү­че районнар даими күр­сәтелеп барыла. Кайбычның тотрыклы рәвештә яшел исемлектә - лидерлар арасында булуы райо­ныбыз терлекчеләре өчен горурлык хисләре уята. Моңа җитәкчеләр, белгечләрнең уртак максат куеп, эшне тиешенчә оештырулары нәтиҗә­сен­дә ирешелде.

Сөт җитештерүнең табышлы тармак икәнлеген аң­лап эшли Кайбыч хезмәтчәннәре. Ул ел әйлә­нә­се хуҗалык кассасына акча кертә.

Сатарга продукциясе булучылар хезмәт хакларын да вакытында ала, салымнарын, Пенсия фондына взносларны тишенчә кү­череп, эшчеләренең ки­лә­чәген кайгырта. Уңышлы эшләүләренең тагын бер сере - малларның баш санын арттыруларында. Хәзерге вакытта "Ак Барс Кайбыч-1"дә 3637 баш мөгезле эре терлекнең 860ы сыерлар, 723 баш таналары бар. "Ак Барс Кайбыч-2"дә 4840 баш мөгезле эре терлекнең 1335е савым сыерлары, 492се - таналар. "Ак Барс Кайбыч-3"тә малларны аеруча күп асрыйлар - 6322 баш мөгезле эре тер­лекләре бар, шул исәп­тән 1405е сыерлар, таналары да күп. "Ак Барс Кайбыч-3" җәмгыятенең Кече Подберезье бүлекчәсен­дә управляющий булып эш­ләүче Юрий Лазенков әй­түенчә, алар таналар асрауга йөз тота. Сигез терлекчеләре бар. Кышлату чорына терлек азыгын мул әзерлә­гән­нәр, шуңа да маллары көр. Монда эш барышы белән танышырга килгән район башлыгы Альберт Рәх­мә­туллин да хезмәт­лә­ренә югары бәя бирде.

- Сөтчелек тармагын үс­тергән хуҗалыклар хәзерге вакытта отып калачак. Бу җәмгыятьтә киләчәкне кайгыртып эшли беләләр, - диде ул.

Җәмгыятьнең баш зоотехнигы Илгизәр Мисбахов әйтүенчә, һәр филиалда таналар белән эш­ләү­гә зур игътибар бирелә. Мондагы таналарның 119 башы каплатылган. Якын киләчәктә алар бозаулый башлаячак, ди­мәк, баш саны да, сөт җи­тештерү күләме дә бер­мә-бер артачак. Таналар баетылган рацион буенча ашатыла, алларыннан салам өзелгәне юк. Аларның көнлек үсеше - 810 грамм.

Үзенең 2013 елда район буенча башкарылган эш­ләргә хисап чыгышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тулаем көнлек савым кү­лә­мен 100 тоннага җиткерү бурычын куйган иде. Кайбыч хезмәтчән­нә­ре­нең мо­ңа бөтен мөм­кин­лекләре дә бар.


Кайбыч сөт җитештерү буенча республика күләмендә өченче урынга чыкты

Нет комментариев