“Яңа юл” җитештерү кооператив крестьян хуҗалыгы узган елга нәтиҗәләр ясады
Уналты ел элек оешкан "Яңа юл" җитештерү кооператив крестьян хуҗалыгы үз эшчәнлеген мөстәкыйль алып баручы хуҗалыкларның берсе.
2013 елдагы эшчәнлекләренә багышланган җыелышта җитәкчеләре Рамил Тимершин хезмәтләре турында горурланып сөйләде. Узган корылыклы елда да 16709 центнер уңыш алганнар, һәр гектар 27,6 центнер уңыш белән шатландырган. Комбайнчылар Фәнис Бикбов, җәй көне укытучы һөнәрен игенче һөнәренә алыштыручы Хәмзә Юнысов, ашлыкны амбарларга ташучы Руслан Тимершин, Фәһим Халиков, ындыр табагы мөдире Илсөяр Тимершина, үлчәүдә эшләүче Талия Шәйхуллина, эшчеләр Гөлнур Минаҗева, Әлфия Насыйрова, Нурзия Габидуллина, Гөлсинә Садыйкова, Зөфәр Зәйнуллин, Фарук Закиров, Илдус Хәмидуллин һәм мәктәп укучыларына мактау сүзләре күп яңгырады ул көнне.Үзләре җитештергән продукция, төрле хезмәт күрсәтүләр хисабына пай җирләре өчен дә исәп-хисап ясалган.
Терлекчелек тармагының нигезе - ныклы азык базасы булуда икәнлеген аңлап эшлиләр биредә. Шулай булмаса, һәр шартлы терлеккә 32,7 центнер азык әзерли алырлар идеме икән? Узган ел 4582 центнер сөт, 374 центнер ит җитештергәннәр. Савымчылардан Гөлфия Галиева, Дания Җамалова, Фирая Бикбова, Зөлфия Фатыйхова, Рәзинә Хәлиуллина, Нурзия Габидуллиналар гомуми күрсәткечне яхшырту өчен зур көч куйган. Сыерның сөте телендә дип, халык телендә тикмәгә генә әйтмиләрдер. Яхшы ашаткан мал гына мул продукция бирә. Малларга азык ташучы терлекчеләр Фидаил Адиятов, Фәрит Шаһивәлиев, Мәхмүт Фатыйхов һәм Салих Хәбибрахмановның тырышып эшләүләрен билгеләп үттеләр. Алдынгыларның барысын да бүләкләделәр, лаеклы ялдагы ветераннарын да онытмаганнар.
- "Яңа юл" хуҗалыгы кыр эшләрендә дә, терлекчелектә дә уңышлы эшләп килә. Шәхси хуҗалыкларда мал асрау өчен барлык шартлар тудырылган, пай җирләре өчен дә, хезмәт хакы буенча да исәп-хисап ясалган. Күрсәткечләр тагын да югарырак булсын өчен сезгә малларның, аеруча сыерларының баш санын арттырырга кирәк, - диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев.
Тырыш, нәтиҗәле хезмәтләре өчен Рәмис Бикбовка Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе, Радик Гыйләҗев белән Илсөя Ганиевага район башлыгының Мактау кәгазе, савымчылар Дамирә Бикчәнтәева белән Гөлфия Галиевага Рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев