Ана – шәфкать диңгезе

Хатын-кызның гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге роле, аналарга йөкләнгән җаваплылык, аларның рухи һәм физик сәламәтлеге, киләчәк көне турында сөйләшү, фикер алышу максатыннан, район социаль яклау бүлеге һәм "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге Зур Урсак урта мәктәбендә "Ана - шәфкать диңгезе" темасына түгәрәк өстәл уздырды.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган әлеге чарага Зур Урсак мәктәбендә белем алучы укучыларның әниләре чакырылган иде. Иң элек мәктәп директоры Вәлиев Рифат Газизович әниләрне, укытучы хатын-кызларны һәм укучы кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итте. Аннары укучылар бик матур, эчтәлекле концерт куйды, әниләренә изге теләкләрен теләп, бүләкләрен тапшырды.
Түгәрәк өстәлнең икенче өлеше исә рәсми төстә үтте. Бүген балалар үстерү җиңел түгел, тормыш сынаулары көн саен чыгып кына тора. Әмма хатын-кыз, әни буларак, ул сынауларны җиңәргә үзендә көч һәм кодрәт, сабырлык һәм түземлек табарга тиеш. Әти-әниләрнең хокуклары, бурычлары булган кебек, балаларның да хокуклары зур, шул ук вакытта ата-анага җаваплылык йөкләнә. Дәүләт тарафыннан балалы гаиләләргә билгеле бер ярдәм күрсәтелә.Очрашуда әлеге ярдәмне алу, ягъни бала пособиесе, күп балалы гаиләләргә бирелүче субсидия- льгота түләнү тәртибе турында сөйләнде. Алга таба "Бала тәрбияләү элек һәм хәзер" дигән темага сөйләшү булды. Сөйләшү барышында хезмәт тәрбиясенең йогынтысы һәм балаларда җаваплылык хисе булдыру мәсьәләләре күтәрелде.
"Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мәктәп һәм гаиләнең өстенлекләре" дигән темага мәктәп директоры Рифат Вәлиев чыгыш ясады. Ул ата-аналар белән үткәрелүче чаралар хакында сөйләде, балалар тәрбияләгәндә кулланылырга тиешле алтын кагыйдәләрне атады.
Балаларга тәрбия бирүдә диннең дә әһәмиятле роль уйнавын онытмаска кирәк. Нәкъ менә шуның өчен дә түгәрәк өстәлгә Зур Урсак авылы мәчетенең имам-хатыйбы Рәфыйк Зарипов чакырылды. Ул исламда хатын-кызның роле, балаларга дини тәрбия бирү, аларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, начар гадәтләрне - алкоголизм, тәмәке тарту, наркоманияне, фахишәлекне булдырмау хакында сөйләде.
Әйе, чыннан да соңгы елларда әлеге чирләр, аеруча хатын-кыз алкоголизмы, киң колач җәя, нәтиҗәдә, әлеге хатын-кызларның балалары кыенлык кичерә. Ана кеше үзенең балалары өчен җаваплылык тоеп яшәсен, ялгыш адымнар ясаудан саклансын иде. Очрашу башыннан ахырына кадәр шундый теләкләр белән сугарылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 13:16Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта ремонт ясалачак обьектларда булды Ул башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев белән берлектә иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенә килде.800
-
25 февраль 2021 - 14:36Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиевка 67 яшь иде.23100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!24400
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.10800
-
23 февраль 2021 - 09:35“Геройлар истәлеген саклыйк” Бөтенроссия акциясенә кайбычлылар да кушылды Ватан сакчылары көне уңаеннан район үзәгендә, авылларда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләргә веноклар салдылар.4600
-
20 февраль 2021 - 14:12Район башлыгы Мәлки балалар бакчасы һәм мәктәп ашханәләрендә балаларны тукландыру белән танышты Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки авылына барды.29600
-
20 февраль 2021 - 10:29Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки мәктәбендә парламаент дәресе үткәрде Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Мәлки мәктәбенә килүенең төп максаты- парламент дәресендә катнашу иде.23500
-
18 февраль 2021 - 13:28Бәрлебашы авылында яшәүче Әнвәр Абдрахмановның тормышы турындагы язма китапка кергән «Бәрлебашы – чорлар юлдашы» дигән китапта минем әтием Әнвәр Абдрахманов турында да язма бар.30301
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.55000
-
17 февраль 2021 - 16:29Марат Әхмәтов Кошман мәктәбендә узган парламент дәресендә катнашты Быел парламент дәреселәре “Татарстан – безнең уртак йорт”.36400
-
17 февраль 2021 - 13:40Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә ПАО «АК БАРС» БАНК, гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә. Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкин һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйләрбез.9400
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.18500
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!32100
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
19 февраль 2021 - 09:51Чүтидә парламент дәресе уздыЧүти урта мәктәбендә узган парламент дәресендә КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Кадрия Фәтхуллова катнашты.35000
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!24400
-
25 февраль 2021 - 14:36Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиевка 67 яшь иде.23100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.10800
-
23 февраль 2021 - 09:35“Геройлар истәлеген саклыйк” Бөтенроссия акциясенә кайбычлылар да кушылды Ватан сакчылары көне уңаеннан район үзәгендә, авылларда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләргә веноклар салдылар.4600
-
26 февраль 2021 - 13:16Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта ремонт ясалачак обьектларда булды Ул башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев белән берлектә иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенә килде.800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика