Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Иске Тәрбит мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм узды

Бәйрәмгә әзерлек алдан башланды. Укучылар телгә багышланган инша, шигырьләр язды, викторина сораулары, ребуслар, башваткычлар төзеде, тел турында кызыклы мәгълүматлар туплады, "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" дигән стена газетасы чыгарды.

Кичәдә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Баязитова, мәгариф бүлеге методисты Энҗе Гарифуллина да катнашты. Мәк­тәп директоры Анатолий Васильев татар теле буенча конкурсларда актив катнашучыларга һәм җиңүче­ләргә Мактау кәгазе тапшырды.

Һәр халыкның туган теле - аның мәдә­нияте, тарихи көзгесе. Шуны истә тотып, укучылар халкыбызның моңлы көйлә­рен, шагыйрьләребезнең тел турындагы матур шигырьләрен сөйләде.

Иске Тәрбитнең "Сәүдияр" ансамбле исә бәйрәмгә ямь өстенә ямь бирде. Лаеклы ялдагы Ирина Шоркина халкыбызның борынгы җырларын бүләк итте. Ирина апа яшь чакларда җыр башлаучы булган.

Керәшен тел үзенчәлекләрен өйрәнүче галимә Флера Баязитованың Иске Тәр­биткә килүе дә очраклы түгел. Ул үзе дә төрле төбәкләрдә яшәүче мил­ләт­тәшләребезнең тел диалектларын, йолаларын, фольклорын, көнкүреш үзенчәлекләрен өйрәнгән, аларны туплап, халкыбызның киң катлауларына ирештергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тәрбит мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм узды

2
X