Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Кайбычта бадминтон 30 пар ракеткадан башланган

Барысы да бер ел элек башлана. Яшел Үзән районында бадминтон буенча республика ярышы уза. Бу чарага районыбызның яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге җитәкчесе Юра Михайлов дүрт укучыны алып килә. Танышсыннар, янәсе, дөньяда менә шундый спорт төре дә бар! Чынлыкта исә, бу спорт төре популярлыгы буенча футболдан кала дөньяда икенче...

Район җитәкчеле-геннән дә бу мәсьәлә буенча хуплау сүзләре ала ул. Республиканың Бадминтон федерациясенә хатлар языла һәм районга 30 пар ракетка белән берничә сетка кайтып төшә...

Былтыр, мәктәп укучыларының бадминтон ярышларында әледән-әле җи­ңү яулаулары турында еш ишетергә туры килде. Бу өлкәдә хәрәкәт тә, уңышлар да бар. Димәк, 30 пар ракетка тузан җыеп ятмый, ә нәтиҗәләр күрсәтә башлаган!

Үз эшен яратып, җанын биреп эшләгән кешенең күңеле киң, вакыты тар була, гадәттә. Юра абыйны да без эш көне ахырында гына очрата алдык. Очраштык та, бергәләп юлга кузгалдык. Борындык мәктәбендә кичке тренировкалар уза икән...

Әңгәмәне юлда дәвам итә­без.

- Кайбыч - республикадагы иң кечкенә районнарның берсе булып санала. Бездә 17 мәктәп бар. Район буенча барлыгы 1600 укучы санала. Мәктәпләрнең күбесен­дә укучы саны бик аз, класста 3- 4 укучы гына булганнары да бар. Шуңа күрә, безнең район мәк­тәпләрендә кү­мәк спорт төрләренә караган уеннарны оештыру бик авыр. Безнең очракта шәхси төрдәге уеннарны үс­те­рү отышлы,- дип сөй­­ләп китте Юра абый Михайлов. - Менә без юл тоткан Борындык мәк­тә­бендә тугыз класска 39 укучы. Чаңгыда чабу, йөгерү буенча да Борындык мәктәбе һәрвакыт көчле булды. Ә бүгенге көндә бу мәктәптәге 39 укучының барысы да бад­минтон уйный. Мәк­тәп­кә килгәндә һәр бала сумка белән бергә үзе­нең ракеткасын да ала килә. Әти-әниләрнең кызыксынулары да бик зур, балаларына кыйбатлы ракеткалар алып бирергә дә уңайсызланмыйлар. Бу бик әйбәт дигән сүз, чөнки, бала белән гаиләне спорт берләштереп торганда һәрвакыт уңай нәтиҗәләр килеп чыга.

- Шулай да, бадминтон буенча иң көчле, дип, кайсы мәктәпләрне билгелисез?

- Әлбәттә, Федоровское, Борындык һәм Мөрәле мәктәпләре беренче урында тора. Бу мәктәпләрнең физкультура укытучылары Юрий Григорьев, Фрат Җиһаншин, Хәмзә Юнысовларны аерым билгеләп үтәсе килә. Башка мәктәпләр дә тырышалар. Районда әледән-әле ярышлар, спартакиадалар уза. Республиканың күп районнары бадминтон белән инде дистә елга якын шөгыльләнә. Махсус заллар, тренерлары да бар аларның. Ә бездә бөтен йөк физкультура укытучылары җилкәсенә төшә. Кайда янып-көеп йөргән, кичләрен спортзалларда уздырган укытучылар эшли, шунда балалар спортка тартыла, приз­лы урыннар яулый.

- Районда тагы нинди спорт төрләренә игътибар бирелә?

- Дөресен әйтергә ки­рәк, районның спорт өлкәсендәге үсеше әле башлангыч халәтендә генә. Кайчандыр, хоккейда, көрәштә Кайбыч егет­ләренә җитүчеләр юк иде. Тик заманалар үзгәрә. Хоккей белән төпләп шөгыльләнер өчен Боз сарайлары ки­рәк. Көрәшне дә яңа­дан тергезеп җибәрәсе бар. Районда гер кү­тә­рү, тимераякта чабу, ве­ло­си­пед спортын популярлаштыру турында да хыялланам. Чабу буенча да чемпионнарыбыз булыр әле. Ә иң мө­һиме беләсезме нәрсә? Җанын-тәнен биреп укучылар бе­лән шөгыльләнерлек тренерлар булсын иде ул! Төрле мөм­кинлекләр бирә торган спорт корылмалары да күбрәк ачылсын иде!

Гәп корып бара торгач, Борындыкка да җиттек. Борындык авылындагы мәдәният йортында ремонт бара иде. Хәзер ан­да да бадминтон уеннарын башлап җибәрергә планлаштыралар икән. Авыл яшьләренә дә кичләрен файдалы үткәрергә мөмкинлек ачыла, болай булгач.

Мәктәп спортзалына узабыз. Малайлар-кызлар ду килә! Сетка аркылы воланнар оча, ракеткалар белән бигрәк елгыр идарә итәләр! Чын осталарча!

Мәктәптә бөтен кеше бадминтон уйнаса да, физкультура укытучысы Хәм­зә абыйлары Юнысов кич­ке тренировкаларга иң-иңнәрне генә җыя икән. Көндез шөгыльләнүчеләрнең хыялы - кичке тренировкаларга эләгү. Бадминтонның шул ягы бар, монда синең яшең дә, физик параметрларың да мөһим түгел. Иң мөһиме - уйнау һәм уйнарга тырышу. Шуңа, кичен спортзалга йөрү­че­ләр арасында икенче класс­лар да бар, бишенчеләр, җиденчеләр, тугызынчылар да.

- Тәнәфескә кыңгырау чылтырауга, бирегә йөгерәбез. Хәтта, укытучылар да кушылып уйный безгә. Арабызда өстәл теннисы яратучылар да бар, - дип тезеп китте алар. Кызлар бер кызыклы вакыйга да сөйләде әле. Фирүзә исем­ле кыз белән була ул хәл. Фирүзә буш вакытларында гел компьютер каршында утырырга ярата. Шуның нәтиҗәсе - күз­ләрен боза ул, ерактан күрү авырлаша. Кыз күз­лек кияргә мәҗбүр була. Ә бадминтон уйнарга йөри башлагач, Фирүзәнең күз күреме яхшыра, күзлеген дә сала, хәтта! (Бадминтон уйнаганда күз мускуллары бик еш хәрәкәт итеп, күз күременең яхшыруын врачлар да исбатлаган. - Р.Х.) Биредәге егет-кызлар белән аралашу да, аларны кү­зәтеп торуы да бик күңелле. Күзләре яна аларның, күңелләрендә азарт кайный!

Болай тырышуның сә­бә­бе дә бар. Былтыр яз кө­не шәхси беренчелеккә бадминтон буенча республикакүләм ярышлар уза. Безнең зона ярышлары Буа шәһәрендә була. Кайбычлар бу ярышта 18 призлы урын алып кайта. Шуның 12се - беренче урын. Ә ноябрь аенда Тәтеш шәһәрендә Идел­аръягы зона районнары катнашында Татарстан Бадминтон федерациясе кубогына команда ярышлары үтә. Кайбычлар гомуми командалар арасында беренче урынны яулый. Бу уңышлар безнең егет-кызларга Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясе кубогына үткәреләчәк финал ярышында катнашу хокукын бирә. Казанда Теннис академиясендә узачак менә шул ярышка әзерләнүләре аларның. Дулкынланулар да бар. Чөнки, республикада көчлеләр бик күп. Авыл җирендә яшәүчеләр, кечкенә мәктәп укучылары дигән бүленешләр дә булмаячак, абсолют ярыш­лар узачак.

Без дә егет- кызларга уңышлар теләп, кайтыр юлга кузгалдык.

...Һәм менә! Язмабыз язылып беткән көннәрдә Казаннан күңелле яңа­лык кайтып җитте: өч көн­гә сузылган финал уеннарында, 22 район арасында безнекеләр бишенче һәм җиденче урыннарны яулый! Түбән Кама, Чистай, Алабуга районнарыннан килгән тәҗрибәле уенчыларны артта калдыра кайбычлылар! Әлбәт­тә, ярышларда әле яңа гына күренә башлаган Кайбыч командасының мондый уңышы башкаларны да шок хәлендә калдыра. Кайбычлылар - 2013 елның ачышы, дип билгеләп үтәләр Бадминтон федерациясендә. Әле­ге ярышта катнашкан егет- кызларның да, алар­ны әзерләгән укытучыларның да зур бәйрә­ме бу. Әле бит бадминтон ракеткаларын кулга алганга да бер генә ел!

Шатландыра! Яңа елга зур уңышлар белән кердек. Бер ел эчендә бадминтончы егет- кызлар Кайбыч районын республика дәрәҗәсенә күтәрде, дип горурланып әйтә алабыз. Әлбәттә, башка спорт төрләрендә, бәлки, бер ел эчендә әллә ни зур нәтиҗәләргә ирешеп тә булмас. Тик шулай да, булдыра алганча тырышырга, яшьләргә спорт белән шөгыльләнү мөм­кинлекләрен тудырырга иде Кайбычта.

Һәм һәрвкыт уңыш безнең кесәдә булса иде!


Федоровское урта мәк­тәбенең 8 нче сыйныф укучысы Екатерина Улитина:

- Мин спортның бадминтон төре белән 6 нчы сыйныфта укыган чагымнан ук шөгыль­ләнәм. Иң беренче ярыш­ларым Буа шәһә­рен­дә узды, анда 4нче урынны яуладым. Казан шәһәрендә узган бәй­гедә дә катнашып, ях­шы 16 уенчы исемлегенә кердем. Әлеге ярышлардан шуны аңладым: бадминтон - минем спорт төре. Шөгыльләнүләремне тагын да көчәйттем - тренировкаларым кө­ненә өч сәгать була. Остазым Юрий Григорьевның ярдәме бик зур. Аның ышанычы миңа көч өсти. 7нче сыйныфта укыганда тренерым җитәкчелеге астында Буа шәһәрендә үткәрелгән ярышта беренче урынны алдым. Узган елның ноябрендә Тәтеш шәһәренә бардык һәм анда да үз яшьтәгеләрем арасында беренче урынны яуладым. Казан шәһәрендә узган Татарстан Бадминтон федерациясе беренче кубогы фи­нал ярышларында үз көчебезне сынадык һәм сынатмадык дип уйлыйм - мактаулы 5 урын безнеке булды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев