Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Кошман авылы да Универсиадага әзерләнә

Инде 3 нче ел дөньяның бөтен почмакларында Казанны яхшы беләләр. Универсиада Татарстаныбыз, Ватаныбыз өчен зур тарихи да, истәлекле дә, мәдәни дә вакыйга булачак.

Җәйге яшьләр Универсиадасы 1000 елга беренче тапкыр Казанда 170 ил спортчылары катнашында узачак. Анда 13000гә якын спортчы килер дип көтелә. Спортның 26 төре буенча ярышлар үткәре­лә­чәк икән, шуларның 13е - мәҗбүри, 13е - өстәмә спорт төре. Мәҗ­бүри (баскетбол, су полосы, волейбол, дзюдо, җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү,суга сикерү, спорт гимнастикасы, теннис, фехтование, футбол, нәфис гимнастика) төрләр булып тора. Өстәмәтөрләр: бокс, көрәш, академик ишү, байдарка һәм каноэда ишү, ату, авыр атлетика, чирәм хоккее, самбо, синхрон йөзү, регби,бадминтон,шахмат.

Әйе, башкалабыз Казан Универсидага әзерләнә. Ул көннән-көн матурлана, яшәрә, төзек­ләнә, анда яңа корылмалар пәйда була. Санап бетерерлек түгел ул эшләрне! 45 мең кеше сыйдырышлы футбол стадионы, волейбол үзәге, теннис академиясе... Казан метросы, 23 машина юлы...Болар барысы да безнең халкыбызга хез­мәт итәчәк бит!
Ә авылыбызга килгәндә, Универсиада уңаеннан нинди генә чаралар үтми Кайбычыбызда, туган авылым Кошманда. Универсиадага багышланган тәрбия сәгатьләре, сәламәт­лек театры, ата-аналар һәм укучылар катнашында спортның барлык төрләре буенча атна саен ярышлар, хәтта Уңыш бәйрәме, Яңа ел да Универсиадага багышланды. Кайбычта спорт корылмалары төзү киң колач белән алып барыла. Хуш киләсең, Универсиада!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада Кошман авылы

2
X