Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Кошманда узган урам бәйрәменең хатирәләрен барлыйлар

Кешенең рәхәт яшәве матди байлыкта гына түгел, рухи яктан бай булуда да. Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә күрешеп, сөйләшеп утыру - үзе бер гомер бит ул.

Шу­шында бит байлыкта, шатлыкта, үткәннәргә әйлә­неп кайту да, сагынып, юксынып искә алу да... Үзебезнең Такташ урамында узган бәйрәм нәкъ менә шундый очрашуга әверелде дә куйды! Югыйсә, бер урамда яшәгәч, көн саен очрашабыз, күрешәбез. Баксаң, каршыда гына яшәгән күршенең хәл-әхвәлен, моң-зарын белеп тә бетермибез икән. Тагын да якынайта, дуслаштыра, берләштерә ул мондый очрашулар.

Урамыбызда йортлар саны күп булмаса да, яшәрәбез, артабыз, шөкер. Ул-кызларыбыз читкә китми, гаилә ко­рып, авылда төпләнеп кала, һәр йортта диярлек сабыйлар үсә. Барыбызны бергә җыйган бәйрәм кечкенә Сабантуйны хәтерләтте. Олысы да, кечесе дә рә­хәтләнеп ял итте, яшьләр һәм балалар, уеннарда катнашып, призлар алды. Әби-бабаларыбыз, авыр балачак елларын хәтерләренә алып, ил-көнгә тынычлык теләде. Күршеләр бүгенге сыман, һәрчак бер-беренә ярдәмләшеп, бер гаилә кебек гомер итәргә язсын иде дигән теләктә калды. Яши белеп яшәү ул туган җирдә тәм-ямь табып, барың да бергәләп, тормышның кызыгын белеп яшәүдәдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман

2
X