Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Кыңгыраулы мәктәп еллары...

Кошман төп мәктәбендә озак еллар матур традиция яшәп килә. Ел саен февральнең беренче шимбәсендә мәктәп үзенең ишекләрен киң ачып, барлык укучыларын, укытучыларын очраштыра.

Быелгы очрашу кичәсендә мәктәпне алдагы елларда тәмамлап, хәзерге вакытта төрле югары һәм махсус урта уку йорт­ларында, Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә белем алучылар, соңгы вакытта төрле уку йортларын тәмамлап, хәзерге вакытта туган авылыбызда, районда яшәүче һәм эшләүче авылдашларыбыз җыелды. Алар укытучылары, сыйныфташлары белән очрашты, бергә укып йөргән вакытларны искә төшерде, хатирәләрен яңартты. Барысы да белем биргән мөгаллимнәрен, дусларын сагынган. Югыйсә, аерылышуларына әле берничә ел гына узган бит! Мәктәп еллары аеруча сагындыра, дип, шуңа күрә әйтәләрдер дә инде, мөгаен.

Очрашу кичәсен тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айгөл Кадыйрова башлап җибәрде. Мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин студентларга укуларында уңышлар теләде. Кошман мәк­тәбендә белем алып киткән сигез укучы арасында бәйге дә уздырдык, аларга мәктәп турында төрле сораулар бирдек. Алар төрле номинацияләрдә җиңү яу­лады.

8-9 нчы сыйныфлар студентларга үз­лә­рен кызыксындырган сорауларны бирде, студент тормышы белән танышты. Укучылар да, укытучылар да студентларның уңышларына чын күңелдән сөенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман төп мәктәбе