Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Туган тел атналыгы

    Узган атнада мәктәбебездә Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында бик күп чаралар үткәрелде. Атналыкны уздыру өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рушания Нәфыйкова җаваплы булды.

    Фән атналыгында үзебез өчен кызыклы яңа мәгълүмат алдык. Беренче көннәрдә Рушания Мөхәммәтшиновна «Муса Җәлил шигырьләренә иллюстрация» конкурсы оештырды, «Әтием - горурлыгым» темасына иншалар да яздык. Җомга көнне Гаяз Исхакыйның тууына 135 ел тулу уңаеннан бәйге булды. Анда 7 нче сыйныфтан Шәфкать Фәйзуллин, Адилә Хәмидуллина, Динар Насретдинов, 8 нче сыйныфтан Илүзә Вилданова, 9 нчы сыйныфтан Зөлфия Сабирова актив катнашты. Бәйгенең 3 нче турына бары тик иң күп белгәннәр - Зөлфия белән Илүзә генә эләкте. Нәтиҗәдә, Зөлфиябез, соңгы сорауга дөрес җавап табып, җиңүче булып танылды. Барлык катнашучыларга да бүләкләр таратылды.

    Шул ук көнне мәктәптә «Туган телем - иркә гөлем» дигән кичә узды. Бәйрәмне карарга хөрмәтле кунаклар да килде. Алар үзебез иҗат иткән һәм күренекле шагыйрь­ләребез язган шигырьләрне яратып тыңлады. Филология фәннәре докторы Дәрия Рамазанова туган тел турында мәгълүмат бирде. Зәйтүнә Исхакова да безнең ана телебезгә булган мәхәббәтебезне күреп сокланды, рәхмәтен белдерде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: