Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Җыр чишмәсе чылтырап ага

    Республикабызның "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесе аша һәр атнада үткәрелүче "Җырлыйк әле" тапшыруын гаиләбез белән һәрвакыт көтеп алабыз, яратып карыйбыз. 2 март көнне узган тапшыру Кайбыч үзешчәннәренә багышланган иде.

    Җыр сөючеләрнең өч төр­кемгә бүленеп чыгыш ясавы - матур традиция. Бу - буыннар эстафетасының үзара бәйләнеше, дәвам ителүе турында сөйләүче күркәм күренеш. Балаларның чыгышы аеруча шатландырды. Алар җитәкчеләре белән бергә үзенчәлекле татар халык көйләрен бик дөрес сайлаганнар, оста һәм уңышлы башкардылар. Балаларның чыгышында педагогларның, музыкантларның тоткан урыны ачык чагылды биредә.

    Кайбычның җырчы сандугачлары Флера Фатыйхова,Талия Хәлиуллина, Оксана Воробьеваның "Кә­вал авылы көе"н, Гөлнара Җиһаншинаның җыры, Гөлназ Гыйбадиеваның "Юксыну", Илгиз Борһановның "Сылукай" көй­ләре, гармунчы Сирин Гарифуллин татар халык көйләрен башкарганда татар халкының җыр мирасы күп төсле би­зәк­ләрдән тукылган, моңлы, шигъри бер дөнья булып күз алдына килә. Балалар чыгышы да матур булды. Җырның хис­кә, мәгънәгә бай нәфис сүзләре һәр гамьгә, дәрт­кә бай тылсымлы музыкасы халыкның рухи бөтенлеген һәм тиңдәшсез талант иясе булуын раслый.

    Республикада танылган баянчы Нәҗип Бәдретдиновның уйнавы, яшь скрипкачы Динә Закированың чыгышы, олпат җырчы, композитор, абруйлы һәм хөрмәтле Мәс­гут ага Имашевның безнең үзешчәннәргә карата әйтелгән уңай уй-фикерләре хаклы рәвештә игътибарга лаек.

    Татар халкының җыр чиш­мәсе чал гасырлар тү­реннән агып килә. Юлында карурманнар, биек тау - кыялар очраса да, туктамаган ул чишмә. Безнең чор чынбарлыгыннан матур аһәңнәр алып, ул чишмә бүген дә чылтырап ага. Кайбыч ягы талантларга бай, киләчәге өметле. Бу тапшыру фикеремне тагын бер кат раслады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: