Безгә язалар

Зур Урсакта – балалар сабантуе

Җәйнең ямьле бер көнендә Зур Урсак авыл җирлеге мәктәптә оештырылган "Кояшкай" лагере һәм "Чулпан" балалар бакчасына йөрүчеләр өчен Сабантуе оештырды.

Милли бәйрәм төрледән-төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Уенчык кисү кечке­нәләр өчен кызык булса, капчык киеп йөгерү укучыларга охшады. Һәр парның җитезрәк буласы килә, чөнки алдан килүчегә бүләк бирелә. Чүл­мәк ватуда нәниләр чаярак, үткенрәк булды. Һәр баланың таякны чүлмәк өстенә туры китереп сугуын күзәтүе үзе бер кызык. Ә бүләкләре берсен­нән-берсе матур. Соңыннан физик тәрбия укытучысы Рамил Нуриев кө­рәш оештырды. Мәйданның бер читендә балалар бии, алар белән без - тәр­бияче һәм вожатый апалары да биедек. Кү­ңе­лебез белән сабый чакларыбызга кайтып кил­гән төсле булдык. Ә көрәш кызганнан-кыза барды. Сабантуйның абсолют батыры булып минем укучым, 3 сыйныф укучысы Эльвин Җаппаров калды. Ул стена сәгате белән бүләкләнде. Эльвинның җиңүе безгә гаҗәп тоелмады, чөнки аның әтисе дә Сабантуйларда батыр калган иде. Икенече-өченче урыннарны Рушан Биктаһиров белән Илфар Газиев яу­лады. Сабантуйдан беркем дә бүләксез кайтып китмәде, хәтта өчәр, дүр­тәр бүләк алучылар да булды. Бәйрәмгә авыл бабайлары, әбиләре, апалары, бишек бәбиләренә кадәр килгән иде. Өч сәгать вакыт сизелмичә үтеп тә китте. Бу көн балалар күңелендә озак сакланыр.


Зур Урсакта – балалар сабантуе

Нет комментариев