"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
"Бердәм Россиянең яшь гвардиясе" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәләренең эшчәнлеген активлаштыру һәм нәтиҗәлелеген арттыру максатында 4 сентябрьдә Казанда җирле бүлекчәләр штабларының җитәкчеләре киңәшмәгә җыелды. Анда Кайбыч җирле бүлегенең штаб җитәкчесе Лилия Мотыйгуллина да катнашты.
Район административ комиссиясендә терлекләрен авыл урамнарында караучысыз йөртүчеләр белән еш очрашырга туры килә. 4 сентябрьдә узган утырышта да шуңа бәйле эшләр каралды.
24-26 август көннәрендә республиканың барлык районнарыннан җыелган ветераннар һәм яшьләр делегацияләре Мәскәүдә булып кайтты. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алу һәм Татарстанда ветераннар (пенсионерлар) җәмәгатьчелек оешмасының 25 еллыгы уңаеннан оештырылган бу сәяхәткә барлыгы 360 кеше кузгалды.
1 сентябрь - Белем көнендә Татарстанның барлык уку йортларында укулар "Универсиада дәресе"ннән башланып китте.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча «Кайбыч таңнары» газетасы «Татмедиа» ААҖнең иң яхшы район газетасы булып танылды.
27-31 август көннәрендә Казанда V Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Әлеге зур форумда 24 илдән килгән 800 гә якын делегат катнашты.
Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасы 6 августта ремонтка ябылган иде. 5 сентябрьдә ул кабат нәниләр өчен ишекләрен ачты.
4 сентябрьдә ТР Хөкүмәт йортында журналистлар өчен чираттагы видеобрифинг үтте.
Районыбыз басуларында көзге кыр эшләре дәвам итә. Игенче- механизаторлар хәзерге вакытта шикәр чөгендере алу, игеннәрдән бушап калган кырларны туңга сөрү, көзге культуралар чәчү, терлек азыгы хәзерләү белән мәшгуль.
0