Кайбыч урамнары гармун моңнарына күмелде. Видео+Фоторепортаж
Кайбыч урамнарын яңгыратып гармунчылар килә. Алар бик күп, чөнки бөтен авыллардан җыелганнар. Күбесе өлкән һәм урта яшьләрдә булса да, араларында үзләре кадәр зур гармун күтәргән балалар да бар. Моңа кадәр Кайбычта гармунчылар парады булганы юк иде әле. Бу – тынгысыз йөрәкле мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзованың идеясе. Июль- август айларында авылларда узган Авыл көннәреннән соң, менә дүртенче елын инде Олы Кайбычта район күләмендә кичке уен үтә. Быелгысын әнә шулай гармунчылар чыгышы белән башлап җибәрергә булдылар. Гармунчылар да, җырчылар да милли киемнәрдән. Бәйрәмне туган якны өйрәнү музее директоры, үзе дә гармунда өздерүче Илдар Шакиров белән Галия Кайбицкая музее директоры Чулпан Камалиева башлап җибәрде.