Бүген Татарстанда җылы һәм коры һава торышы саклана.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава булачак, сизелерлек явым-төшем көтелми. Иртән урыны белән төнлә төшкән томан саклана.
Җил көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә. Татарстанда һава көндез +22..+27 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев