Кече Кайбыч авылына яңа фельдшер эшкә кайтты
Хәбәрләр

Кече Кайбыч авылына яңа фельдшер эшкә кайтты

Кече Кайбыч авылында яшәүчеләр зур шатлык хисләре кичерә.

Яшь белгеч Лилия Фәхриева хезмәт юлын авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктында башлап җибәрде. Федоровское авылында туып-үскән һәм Яшел Үзән медицина көллиятендә белгечлек алган Лилия туган ягына эшкә кайтты.

Район үзәк сырхауханәсенең өлкән фельдшеры Наталья Каретина билгеләп үткәнчә, Лилия Фәхриева җаваплы һәм мактаулы эшкә кереште. Кече Кайбыч авылында 303 кеше гомер итә, аларның 47се 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр. Яшь фельдшер авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтәчәк, балаларга, урта һәм өлкән яшьтәгеләргә даими патронаж ясаячак. Төрле авыруларны кисәтү, диагностикалау, дәвалау һәм вакцинация кампанияләрен оештыруда турыдан-туры аның җаваплылыгында булачак.

Яшь белгечнең эшкә кайтуын авыл халкы хуплады. Чөнки беренчел медицина ярдәмен, читкә йөрмичә, үзтуган авылыңда алу мөмкинлеге бар.

Авыл җирлегендәге фельдшер-акушерлык пунктлары сәламәтлек саклау системасының иң мөһим беренчел звеносы булып тора. Яшь белгечнең һөнәри осталыгы, үз эшенә булган җаваплылык хисе һәм тырышлыгы авылыбызда медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яңа баскычка күтәрер дип ышанабыз,- диде Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина.

Фирәдә Батталова әзерләде.


Нет комментариев