Сугыш геройларын истә тоту һәм аларның батырлыгын киләчәк буыннарга җиткерү — безнең изге бурычыбыз.
Олы Подберезье урта мәктәбендә һәм авыл китапханәсендә Бөек Ватан сугышы ветераны, кыю танкчы Иван Талановны искә алу чаралары үтте.
Үз гомерләрен аямыйча, данлыклы батырлыклар күрсәткән йөзләрчә танк экипажының исемнәре Бөек Ватан сугышы тарихына алтын хәрефләр белән язылган.
Алар арасында Олы Подберезье җирлегенең кыю уллары да бар. Безгә бу тарихны беркайчан да онытырга ярамый!
Танкистлар көненең 80 еллыгына багышланган чаралар кысаларында, Олы Подберезье авылы китапханәсендә "Сугыш геройлары – мәңгелек хәтердә" дигән батырлык дәресе узды. Анда Курск сугышында катнашкан гвардия старшинасы, танк командиры Иван Талановның улы Анатолий Таланов чакырылды.
Советлар Союзы Герое Андрей Кошкин исемендәге отрядның яшь армиячеләре һәм авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Екатерина Елисеева эзләнү эшләре алып барган. Алар чарада катнашучыларны Иван Талановның сугышчан юлы белән таныштырды. Курку белмәс якташыбыз "Кызыл Йолдыз" ордены, "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән. Китапханәче Елена Шулаева әзерләгән "Курск сугышы геройлары" дигән стенд та мәгълүматларга бай иде. Гвардия старшинасы, "Т-34" танкы командиры Иван Таланов әлеге аяусыз сугышта каты яралана, соңыннан танкы да шартлаган. Ләкин бу хәл аның рухын сындыра алмый: госпитальдә дәваланып чыккач, яңадан икенче танкка утырып, фашистларны дөмбәсләвен дәвам итә.
Сугыштан туган ягына исән-сау кайткан Иван Игнатьевич озак еллар буена колхозда эшли. Тыныч хезмәттә дә алдынгы була. Аның исеме "Подберезье" колхозының Мактау китабына кертелә. Бу – сугыш геройларының тыныч тормышта да чын каһарман булып калуының ачык мисалы. Курск дугасы геройлары —
Ватаныбызның чын горурлыгы. Ул чор танкчыларының кыюлыгы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләребез өчен дә зур үрнәк.
Батырлык дәресендә катнашкан Анатолий Таланов әтисе турында горурланып сөйләде. Ул район үзәгендә Танкчылар көненә багышланган бәйрәм чарасында да катнашты.
Екатерина Елисеева, авыл җирлегенең ветераннар совет рәисе, Олы Подберезье
Нет комментариев