Табиб кемнәргә гриппка каршы вакцинация үтәргә кирәклеген сөйләде
Хәбәрләр

Табиб кемнәргә гриппка каршы вакцинация үтәргә кирәклеген сөйләде

Йөрәк‑кан тамырлары системасының патологиясе һәм шикәр авыруы булган кешеләргә, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә, йөкле хатын-кызларга һәм балаларга гриппка каршы прививка ясатырга кирәк, дип хәбәр итте РИА Новостига Мәскәүнең 220 нче поликлиникасы баш табибы Анна Косенкова.

«Инфекция белән очрашу аеруча куркыныч булган кешеләргә прививка ясатырга киңәш итәләр. Бу төркемгә хроник авырулары булган кешеләр, мәсәлән, үпкә авырулары, йөрәк-кан тамырлары патологияләре, шикәр чире, симерү, шулай ук иммунодефицит халәте булган пациентлар керә. Алар өчен инфекцияләр еш кына авыррак уза һәм җитди катлауланулар белән яный», — дип сөйләде Косенкова.

Табиб киңәш иткәнчә, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә вакцина ясатырга кирәк, чөнки кеше зурайган саен организмның чиргә каршу тору үзлеге кими, шуңа күрә чирнең авыр узу куркынычы сизелерлек арта. Шулай ук йөкле хатын-кызларга һәм балаларга: бу төркемнәр илкүләм профилактик прививкалар календаре һәм белгечләр киңәшләре нигезендә инфекцияләрдән саклануга аерым игътибар таләп итә.

«Көн саен кешеләр агымы белән элемтәдә торучы медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, тәрбиячеләргә, сәүдә, транспорт һәм социаль өлкә хезмәткәрләренә шулай ук вакцинацияләнергә кирәк», — дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

Чыганак: «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/tabib-kemnarga-grippka-karsy-vakcinaciya-utarga-kiraklegen-soilade-5929169 


Нет комментариев