Кошман авылы мәчетендә Мәүлид ашы үткәрелде
Хәбәрләр

Кошман авылы мәчетендә Мәүлид ашы үткәрелде

Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһи галәйхи вәсалам дөньяга килгән Мәүлид ае дәвам итә.

Элек-электән халкыбыз ул изге айны көтеп алган, хәленнән килгәнчә булган ризыгын әзерләгән, туганнарын, тирә-күршеләрен җыеп, Коръән ашлары уздырган. Әнә шундый хөрмәтле бәйрәм ашы түбән Кошман мәчетендә дә үтте. Анда динебезне хөрмәт иткән кырыклап якташыбыз катнашты. Мәчет — иман йорты ул. 

Авылыбыз имамы Илфар хәзрәт Сафиуллин Мәүлид ашын үткәрү хакында күптән хыялланып йөргән. "Күрше Чувашиядә яшәүче татарларыбыз да Мәүлидне олылап-зурлап үткәрде. Без алардан ким түгел бит. Аннан кайткач, авылыбызның уңган егетләре белән сөйләшеп, без дә үткәрергә булдык. Аллага шөкер, берсе дә каршы килмәде. Бигрәк тә Айрат, Илшат, Илнур, Марат Садриевлар күтәреп алды. Башта бер центнерга якын тана ите китерделәр, аны мохтаҗларга тараттык. Аннары сарык чалдылар. Табынга куярга ризык, җиләк-җимеш алырга акчасын да бирделәр. Менә бит гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны онытмаучы авылдашларыбыз күп әле безнең",— диде ул. 

Айрат, Илшат, Илнур, Марат Садриевларның бердәм тату гаиләләрен олы хөрмәт хисләре белән зурлап яши авылдашларым. Кемнәр белән генә сөйләшсәң дә, аларның киң күңелле булуына басым ясыйлар. Үземнең дә ничә тапкыр сынаганым, күргәнем бар. Берәр мәҗелестә, яки мәетне соңгы юлга озатканда, әниләре Саймә ханымны күрүгә, аның белән кочаклашыпп күрешүче улларын күрү зур бәхет бит. Нинди уңган, акыллы балалар үстергән бит ул ана дип уйлап куясың.

Мәүлид ае дигәннән, элек тә безнең әниләр ул айны көтеп ала иде. Тирә-күршеләр, туган-тумачалар белән бергә Коръән укыттылар. Мәүлия, Гөлкәбирә, Вәсимә, Хәдия, Бибисара апалар әле берсендә, әле икенчесендә аш үткәрә, табынны күмәкләп әзерлиләр. Безгә дә яшьләргә үрнәк калдырасы иде бит.

Әле дә хәтеремдә, әни ишек алдында самавыр кайната. Бит-куллары корымга батып бетә. Без, кызлары, капкадан соңгарак калып килеп керсәк, күз-кашларын җыеп каршы ала иде. Димәк, әни ачулы, тиз-тиз эшләргә, өлгертергә кирәк, кунаклар көтми бит. Элек бит бәлешен дә, кабартмасын, юкасын да өй мичендә пешергәннәр. Хәзер ул әзерне барып кына аласы. Капка төбе саен өчәр машина, җан рәхәте. Килен дә, малайлар да машинада җилдерә. Бик рәхәт яшибез. 

Ә йолаларны онытмасак иде, юклык заманда да көтеп алынган олы бәйрәм булган бит ул. Бу җәхәттән Илфар хәзрәт авылдашлары өчен бер хәзинә булып чыкты. "Кошман укулары«н да уңышлы башлап җибәрде. Дәвам итәчәк әле ул. Мәчеткә йөрүче балаларга тәмле күчтәнәчләр дә таратты. Мәчетне зурайтып, ремонт эшләрен оештыручы да ул. Гомумән, хәзрәт мәчет өчен янып-көеп йөри. Табында матур итеп мөнәҗәтләр укыды, вәгазьләр сөйләде.

«Намаз, Коръән укырга өйрәнергә теләүчеләр рәхим итсеннәр, мәчет ишекләре һәрчак ачык. Мәдрәсә тәмамлаган Нурания Мотыйгуллина, Гөлфания Шәрәфиевалар бик теләп дин сабакларын өйрәтә», — ди хәзрәт. 

Бәйрәмдә авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да чыгыш ясады. Илфар хәзрәткә һәм бәйрәмне оештыруда булышучыларга рәхмәтен җиткерде, илгә-көнгә тынычлык, сәламәтлек теләде. Мул табынны әзерләүчеләргә һәм күчтәнәч алып килүчеләргә рәхмәтен кызганмады. Бергәләп тотынганда, таулар күчерергә сәләтле безнең халык. Йолаларыбыз онытылмасын, дәвамлы булсын! 

Зөһрә Фәизова, Кошман


Нет комментариев