Безнең районда яшәүчеләр һәр елны гошер сәдакасы җыя.
Гошер сәдакасын үзебезнең райондагы Картлар һәм инвалидлар йортына, хәйрия фондларына һәм Казан шәһәрендәге мәдрәсәләргә тапшырабыз. Быел да бу саваплы гамәл районыбызның һәр мәчетендә оештырылачак. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешим дигән һәр кеше 20 сентябрьгә кадәр үз авылындагы мәчеткә бәрәңге һәм башка яшелчәләрне тапшыра ала.
Киләсе атнаның җомгасында гошер җыюда катнашкан барлык мөселман кардәшләребезгә хидәят, исәнлек-иминлек, ике дөнья бәхетен сорап изге догалар кылыначак.
Дамир Гыйниятуллин, район мөхтәсибе
Нет комментариев